Коррупция очраклары теркәлмәгән
Питрәч районында ришвәтчелеккә каршы эшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы үтте.
Комиссия әгъзалары сигез мәсьәлә карады һәм алар буенча фикер алышты. Аларның беренчесе район башкарма комитетының эшмәкәрлек эшчәнлеген үстерүдә ярдәм күрсәтү эшчәнлегенә кагылышлы иде. Эшмәкәрләр белән коррупцион хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләре буенча анкета үткәрәргә кирәк дигән карар кабул ителде.
Күп функцияле үзәк базасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү системасын камилләштерү турында Резидә Миронова сөйләде. Сүз уңаеннан, күп функцияле үзәк тагын бер мөhим реестр алып бара башлый, анда Бөек Ватан сугышы ветераннары турында мәгълүматлар керәчәк. Сугышта катнашучыларның туганнары һәм якыннары бу учреждениегә ветераннар турында мәгълүмат hәм фотографияләрен ел әйләнәсендә тапшыра алалар. 9 Май алдыннан теләге булган һәркем “Үлемсез полк” акциясендә катнашу өчен фотоларны бушлай бастыра алачак.
Муниципаль хезмәткә керү һәм аны үтәүдә билгеләнгән законнар, тыюлар һәм чикләүләрне үтәү буенча муниципаль хезмәткәрләр белән даими нигездә эш алып барыла.
Районның барлык белем бирү һәм мәдәни-агарту учреждениеләрендә хокукый белем көннәре, хакимият органнары, хокук саклау органнары вәкилләре катнашында парламент дәресләр, сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр, “түгәрәк өстәлләр”, яшьләр акцияләре, иншалар һәм рәсемнәр конкурслары үткәрелә, китап күргәзмәләре, стенгазеталар һәм плакатлар оформить ителгән. Агымдагы елның беренче кварталында мәгариф, мәдәният учреждениеләре, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан барлыгы 174 коррупциягә каршы юнәлештәге чара уздырылган.
Хисап чорында районда мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә ришвәтчелек күренешләре турында гражданнардан мөрәҗәгатьләр килмәгән. Шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлегендә дә коррупция юнәлешендәге җинаятьләр теркәлмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа