Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кошлар тук булса, аларга бернинди салкыннар да куркыныч түгел

Гадәттә, күчә кошлар җылы якларда кышлый.

Бүгенге көндә безнең сулыкларда да кышлаучы кыр үрдәкләрен һәм кыр казларын очратырга була. Алар инде берничә ел кышны монда үткәрәләр икән.
Безнең район аша узучы Сула елгасы үзенчәлекле һәм кабатланмас елга булып тора, аның суы иң кырыс салкыннарда да катмый. Элек монда зур балыклар, чуртан, чабак һәм башка балыклар булган. Сирәк кенә булса да хәзер дә зур балыклар очрап куя икән.
Менә быел йөздән артык кыр үрдәге Сулада кышларга калган. Аларга гыйнвар салкыннарыннан да курыкмый.
- Мин дусларымнан Сулада үрдәкләр кышлавын белеп алдым һәм аларны ашатырга булдым, - дип сөйләде питрәчле Фәрит Галәветдинов. – Әйтергә кирәк, без аларны чиратлап ашатабыз. Менә, мәсәлән, бүген мин иртән үрдәкләргә ипи, ашлык алып бардым. Кичен кошларны ипи белән сыйлаячакмын. Әлбәттә, алар безгә якын килми, шулай да безнең сыйларны бик яратып, рәхәтләнеп ашыйлар.
Шундый мәрхәмәтле, изге күңелле кешеләр булганда, кошларга бернинди салкыннар да куркыныч түгел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса