Безнең уңайлы матур фатирларыбызга юл ишегалды аша – күп күршеләр өчен уртак, әмма шул ук вакытта һәр кеше өчен шәхси булган территориядән уза.
Бу урын фатирның тышкы ягында булса да, без көн саен шуннан узабыз, анда ял итәбез, балаларыбыз шунда уйный, шуңа да һәркем аның матур һәм уңайлы булуын тели. Әмма соңгы вакытта, яңа төзелгән йортлар янындагы заманча мәйданчыклар белән чагыштырганда, элеккеге йорт яны территорияләре начар хәлдә булып тоела. Әлеге күренешне “Безнең ишегалды” республика программасы үзгәртәчәк.
Күп фатирлы йорт әгъзасының һәркайсының үз хыялы бар. Балалар уен мәйданчыгы турында хыяллана, олылар куркынычсызлык турында борчыла – тротуарлар, яхшы юл һәм яктырткыч җайланмалар булуын тели, автомобильләрне кую урыны да комачауламас иде диләр. Бәхеткә, тиздән барысы да чынга ашачак. Әлбәттә, тиз арада түгел, әмма инде озак көтәсе калмады.
Безнең халыкны төзекләндерү мәсьәләләре бик нык борчый. Татарстанда 2020 елда старт алачак һәм өч ел дәвам итәчәк “Безнең ишегалды” социаль программасы нәкъ менә шундый проблемаларның берсен хәл итүгә юнәлдерелгән. Әлеге идея белән “Бердәм Россия” чыгыш ясады, ә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов проектны хуплады.
Программа 2015 елга кадәр төзелгән һәм ремонт таләп итүче барлык йортларның ишегалларына кагылачак. Моның өчен республикада шактый зур сумма – якынча илле миллиард сум акча бүлеп бирелә. Питрәч районында бу программага йөз егерме дүрт ишегалды кертелгән, аларга йөз кырык биш йорт керә. Алар Питрәч, Кощак, Колай, Богородск, Иске Шигали, Пановка, Ленино-Кокушкино авылларында урнашкан.
- Хәзерге вакытта йортлар буенча җаваплылар катнашында ишегалларын җентекләп тикшердек, җитешсезлекләрне ачыкладык, - дип билгеләп үтте торак-коммуналь хуҗалык департаменты башлыгы Данис Хәмитов. - Йортта яшәүчеләр үз теләкләрен җиткерделәр, без аларга, һичшиксез, колак салачакбыз. Бераз соңрак, акчаларны билгеләгәннән соң, без алар белән нинди эшләр башкарылачагы турында фикер алышу өчен тагын очрашачакбыз. Планда - тротуарлар төзү, ишегалды юлларын киңәйтү һәм асфальтлау, яктырткыч җайланмалар урнаштыру, таган, комлык, эскәмияләр, чүп савытлары барлыкка киләчәк, куркыныч һәм уңайсызлык тудырып торган агачларны кисү.
2020 елда кырык бер ишегалдын төзекләндерүгә керешәчәкләр. Ә киләсе ике елда калганнарына тотыначаклар. Документация язга әзер булыр дип ышанабыз, һәм без, кичекмәстән, эшкә тотынырбыз, - ди Данис Әмир улы.
- Йорт ишегалдыннан башлана, - ди район үзәгендәге күп фатирлы йортларның берсендә яшәүче Ирина Алексеева. – Без күршеләребез белән йортыбыздагы чисталыкны һәм тәртипне сакларга тырышабыз: җәен бергәләп чәчәкләр утыртабыз, күптән түгел коелган яфракларны, ботакларны җыештырдык, чүп-чар җыйдык. Уртак хезмәт безне берләштерә. “Безнең ишегалды” республика программасы ярдәмендә территория төзек, уңайлы гына түгел, заманча да булыр, дип ышанабыз, - диде ул.
