Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

ТР ТӨЗЕЛЕШ, АРХИТЕКТУРА ҺӘМ ТОРАК КОММУНАЛЬ ХУҖАЛЫГЫ мәгълүматы буенча, быел районның алты күп фатирлы йорты капиталь ремонт программасына кергән.

Бригадалар әле эшкә керешмәгәннәр, ләкин инде шушы көннәрдә эшне башларга планлаштыралар. 2015 елда бу программа буенча җиде, ә 2016 елда - биш күп фатирлы йорт төзекләндерелгән.

"ТАТАРМУЛЬТФИЛЬМ" СТУДИЯСЕ вәкилләре Питрәчтә булдылар. Очрашу "Татарстан гасыры" милли мультфильмын булдыру проекты кысаларында узды. Проект ТАССРның 100 еллыгына багышланган. Тәҗрибәле рәссам-аниматорлар балалар иҗаты йортында укучы балаларга анимация буенча мастер-класс үткәрделәр. Балаларга район гербы элементларын ясау биреме бирелгән иде. Яшь питрәчлеләр әлеге биремгә бик җаваплы карадылар, чөнки һәрберсе дә мультфильмга нәкъ үзенең рәсемен эләгүен теләде. "Татарстан гасыры" мультфильмының гомуми озынлыгы 26 минут тәшкил итәчәк. Анда Татарстан Республикасының һәр муниципаль районыннан 12 рәсемнән торган 30ар секундлы фрагмент тәкъдим ителәчәк.

ЛЕНИНО-КОКУШКИНО АВЫЛ КИТАПХАНӘСЕНДӘ Муса Җәлилнең 111 еллыгына багышланган әдәби кичә булып узды. Яшьләр үзәге, китапханә хезмәткәрләре һәм мәктәпнең татар теле укытучылары тыгыз хезмәттәшлек итә. Бу табигый да. Аларның максатлары бер - яшь буынны матур әдәбияттагы кыйммәтләр аша әдәпле, шәфкатьле, эш сөючән, көчле рухлы һәм башка уңай сыйфатларга ия булуга тәрбияләү. Бу кичәне дә бергәләп үткәрделәр. Бу чарада мәктәпнең 6-7 сыйныф укучылары катнашты. Анда патриот-шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юллары турында яңа мәгълүматлар бирелде, әсәрләре яттан сөйләнде. Соңыннан кызлар һәм малайлар әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр. Китапханәчеләр, укытучылар, "Җиңү волонтерлары" иҗтимагый оешмасы кураторы Айгөл Гыйззәтуллина да укучыларның активлык күрсәтүләреннән канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса