КЫСКА ХӘБӘРЛӘР
ПИТРӘЧЛЕЛӘР Мамадышта үткән "SunnyФест" республика креатив чаналар фестивалендә катнашты. Фестивальнең конкурс программасына спорт ярышлары һәм иҗади сынаулар, шулай ук шаян конкурслар да кертелгән иде.
Мәсәлән, коймакларны ашап бетерү һәм чын атны җигү. Һәм әлбәттә инде, креатив чаналарда боз тавыннан шуып төшү, анда тизлек һәм үткән ара исәпкә алынды. Кайберәүләрнең чанасы бу этапны үтә алмаса, ә икенчеләренең чаналары күпләрне шаккатырды. Безнең чаналар республикада иң тиз шуа торган чана дип танылды, Питрәчнең "Бәхет кошы" ("Скорлупино" символикасы белән тематик чана) "Бу кайда күрелгән хәл" номинациясендә җиңүче дипломы алды. Безнең экипажда Елена Лифанова, Миңнур Шәмсетдинов, Данис Таҗиев, Евгений Филиппов, Вадим Ящук иде.
БЕЗНЕҢ РАЙОННЫҢ БИЮ КОЛЛЕКТИВЛАРЫ "Синең вакыт!" Бөтенроссия балалар, яшүсмерләр һәм олылар фестиваль-конкурсында чыгыш ясады. Аларның һәркайсының чыгышын фестиваль жюрие билгеләп үтте. Шәленең "Ялкын" бию коллективына икенче дәрәҗә диплом тапшырдылар, алар күчмә конкурста беренче тапкыр катнашкан. Ә "ЮлDance" хореография коллективы (Иске Шигали) өченче дәрәҗә диплом алды.
ПИТРӘЧНЕҢ ЯШЬ ЙОЛДЫЗЧЫГЫ Җәмилә Асадуллина С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы сәхнәсендә Казан "La Primavera" камера оркестры белән "Звезды из завтра" проектында чыгыш ясады. Концертта катнашучылар арасында - "Яңа дулкын" проекты финалистлары, Дельфия уеннары призерлары, "Җырлаучы йолдыз" федераль программа һәм "Голос" проектында катнашучылар, "Яңа исемнәр" фонды стипендиатлары, Халыкара, Бөтенроссия һәм республика конкурслары лауреатлары булган.
"ЕЛ ХАТЫН-КЫЗЫ. ЕЛ ИР-АТЫ: ХАТЫН-КЫЗ КАРАШЫ" республика конкурсының зона туры старт алды. Быел безнең районны "Мәдәният хатын-кызы һәм рухият" номинациясендә район туган якны өйрәнү музее директоры, "Калинушка" рус халык ансамбле җитәкчесе, районның рус милли мәдәни берләшмәсе рәисе Елена Корябина тәкъдим итә.
ПИТРӘЧНЕҢ 1 НЧЕ УРТА МӘКТӘБЕНЕҢ алтынчы сыйныф укучысы Фәргать Гарипов Бөтенроссия мәктәп укучыларының рус теле буенча олимпиадасының республика этабында призер булды. Олимпиадага аны мәктәпнең рус теле укытучысы Татьяна Фурсова әзерләде.
ЯР ЧАЛЛЫДА "Талантлы шәһәр" ачык конкурс-фестиваленең сайлап алу туры үтте. Республика конкурсының ярымфиналына Питрәч талантлары да үтте: Виктория Антонова, Аделина Нәҗметдинова, Каролина Яфарова, Матвей Крусев ("Конферанс" номинациясендә) һәм Савелий Демидович ("Нәфис сүз" номинациясендә). "Талантлы шәһәр" фестивале конкурсантлары шәһәр мэры кубогы өчен көрәшәчәк. Көндәшлек зур булачак - 300гә якын гариза килгән. Ярымфинал март аенда үтәчәк.
ТАЛАНТЛЫ ЯКТАШЫБЫЗ, күп кенә конкурс һәм фестивальләр лауреаты Альберт Хәммәдиев февральдә Яр Чаллыда үтәчәк "Татар егете-2017" республика конкурсында безнең район данын яклаячак. Аңа конкурста җиңүен телибез.
ПИТРӘЧ РАЙОН ҮЗӘК ХАСТАХАНӘСЕНДӘ 30 гыйнвардан 10 февральгә кадәр күчмә мобиль маммография эшли. Быел план буенча диспансеризация үтәргә тиешле хатын-кызлар маммология тикшерүе үтә ала. Кагыйдә буларак, диспансеризация куркыныч авыруларны башлангыч чорында ачыкларга мөмкинлек бирә, шулай ук мөмкин булган авырулар профилактикасы өчен файдаланыла. Питрәч район үзәк хастаханәсендә диспансеризация үтү өчен үзегез белән ОМС полисы һәм РФ гражданины паспорты булырга тиеш. Быел диспансеризацияне 1993, 1990, 1987, 1984, 1981, 1978, 1975, 1972, 1969, 1966, 1963, 1960, 1957, 1954, 1951, 1948, 1945, 1942, 1939, 1936, 1933, 1930, 1927, 1924, 1921 елда туганнар үтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа