Бүген дә дәресләр юк, иртәгә дә
Көзге каникулда балалар ялларын ничек үткәрә ала, шул турыда сөйләячәкбез.
- Каникулларны «Батыр» кинотеатрында күңелле һәм онытылмас итеп үткәрергә мөмкин. 8 ноябрьгә кадәр балалар өчен мультфильмнар һәм патриотик фильмнар буенча мавыктыргыч киномарафон уздырылачак. Расписаниесен 3-10-35 номеры буенча белергә була.
- Әгәр балагызның күп кенә яңа белем алуын теләсәгез, Питрәч туган якны өйрәнү музеена барыгыз. Анда аларны интерактив һәм танып-белү мастеркласслары һәм конкурслар көтә. Мәсәлән, чәчәкләр ясау буенча мастер-класс, «Минем милләтем – аның белән горурланам!» һәм башка бик күп нәрсәләр. Тулырак мәгълүмат 3-0684 телефоны буенча.
- Каникулларны спорт белән шөгыльләнеп тә үткәрергә була. Күп кенә җирлекләрдә саф һавада спорт уеннары оештырыла. 5 ноябрьдә 11.00 сәгатьтә Татар Тау Илендә «Спорт - ул тормыш» дигән чара узачак. Шул ук көнне Татар Казысында 10.00 сәгатьтә «Тылсымлы туп» чарасы узачак.
- Авыл мәдәният йортлары да төрле күңел ачу чаралары әзерләгән. Өйдә калырга теләүчеләр өчен онлайн-режимда чаралар узачак. Өйдән чыкмыйча, дөнья музейларында, кызыклы экскурсияләрдә булырга, мастер-классларда һәм конкурсларда катнашырга мөмкин булачак.
- Трансляцияләргә сылтамалар мәдәният йортларының рәсми төркемнәрендә басылачак.
Коронавирус турында да онытмаска кирәк. Балаларыгызның битлек киеп, кулларын юып, антисептиктан файдалануларын күзәтеп торыгыз.
Питрәч укучыларының ялы киләсе дүшәмбегә кадәр дәвам итәчәк. Дистанцион укуга күчү, каникулларны озайту планлаштырылмый.