Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ленино-кокушкинолыларга сатып алучылар хокукларын искә төшерделәр

Быел Питрәч районында кулланучылар хокукларын яклау темасы буенча 28 кеше мөрәҗәгать иткән

Ленино-Кокушкинода кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул иттеләр. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова законнарны реаль очраклар мисалында аңлатты һәм җыелганнарның сорауларына җавап бирде.

"Бу чараның максаты - кулланучыларга нинди дә булса дәүләт оешмаларына бармыйча, аларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кабул итү. Без кешеләрне төп законнар белән таныштырабыз, теге яки бу мәсьәлә буенча консультация бирәбез. Кирәк булса, язма гаризаларны кабул итәбез һәм дәгъва проектларын төзергә булышабыз. Әгәр ул ярдәм итмәсә, өстәмә гариза проектын төзүдә ярдәм итәбез, судка ничек мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатабыз. Ягъни без ахыргача барабыз, кулланучылар проблемасын хәл итү һәм аларның законлы мәнфәгатьләрен яклау өчен кирәк булганның барысын да эшлибез», – дип сөйләде Марина Ивановна.

Быелның 3 аенда безнең район буенча Кулланучылар хокукларын яклау темасына 28 мөрәҗәгать килгән. Питрәчлеләр еш кына товарларның һәм хезмәтләрнең сыйфатына зарланалар.
 

Кулланучы буларак хокукларыгыз бозылуга 88432779496 яки 88432789193 телефоны буенча дәгъва белдерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса