Төп тема – Александр Бланк утарын торгызу иде.

«Ленино-Кокушкино» дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгында Республика матбугат туры узды. Анда ТР Милли музее, Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР Комитеты һәм Питрәч районы хакимияте вәкилләре катнашты. Төп тема – Владимир Ульянов-Ленинның балачак еллары үткән Александр Бланк утарын торгызу.

Музей-тыюлык Татарстан Республикасы Милли музееның филиалы булып санала.

Бүгенге көнгә төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты флигелен реставрацияләү төгәлләнгән. Фундамент ныгытылган, агач диварлар, түшәмәләр һәм тарихи мичләр торгызылган. Планда – төп утар йортын реставрацияләү, яңа туристик маршрутлар булдыру һәм музейны республиканың мәдәни картасына интеграцияләү.