Җәмгыять

Машина йөртергә өйрәтсәләр, шофер булыр идем...

Машина йөртүчеләр, диспетчерлар, ветеринария табиблары... Эшкә урнашырга теләүчеләргә шундый һәм башка һөнәрләрне тәкъдим иттеләр. Районда вакансияләр ярминкәсе узды.

Вакансияләр ярминкәсе - үзеңә эш табу өчен яхшы мөмкинлек. Чөнки бер урында бер үк вакытта берничә эш бирүче җыела, алар эш эзләүчеләр, үзенә туры килерлек вазыйфа сайларга теләүче һәр кеше белән сөйләшергә, эшкә урнашу шартларын аңлатырга әзер.
«Батыр» мәдәни комплексында районның төрле оешмалары һәм учреждениеләре вәкилләре җыелды. «Ак Барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖ питрәчлеләргә зур сайлау мөмкинлеге тәкъдим итте. Әлеге чараның оештыручысы булып халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тора. Аның җитәкчесе Руслан Ларионов сүзләренә караганда, алар «Вперед»-«Алга» газетасына алдан белдерү биргәннән соң эш бирүчеләр шунда ук җавап кайтарган.
- Биредә төрле вакансияләр, бухгалтерлардан алып машина йөртүчеләргә һәм пластик тәрәзәләрне ремонтлаучыларга кадәр тәкъдим ителә... Шунысын да билгеләп үтәсе килә, мондый ярминкәләр эш эзләүнең башка ысуллары алдында берничә җитди өстенлеккә ия, - дип билгеләп үтте сөйләшүдә Руслан Ларионов. - Бу потенциаль эш бирүчеләр белән шәхсән аралашу, киләчәктә кирәк булырга мөмкин булган яңа профессиональ танышулар булдыру өчен яхшы мөмкинлек.
- Мин «Агролак» ҖЧҖ сөтчелек хуҗалыгын тәкъдим итәм, - дип сөйләде безгә районның бер авыл хуҗалыгы оешмасы бухгалтеры Екатерина Захарова. – Сыер савучыларның, ветеринария табибларының, терлекчеләрнең, башка һөнәрләрнең буш вакансияләре бар. Бүген эш эзләүчеләрнең берсен машина йөртүче белгечлеге кызыксындырды. Шулай ук бер хатын диспетчер эше белән дә кызыксынды.
Кайбер сәбәпләр аркасында эшкә урнашмаган питрәчле Лилия Нургалиевага бу ярминкәдә берничә тәкъдим ошаган. Аның сүзләренә караганда, ул башта уйлаячак, ә инде соңыннан эш бирүчеләр белән шалтыратышачак.
Ярминкәдә алтмыштан артык питрәчле катнашты. Бу, нигездә, мәшгульлек үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнар иде. Шул ук вакытта эш эзләүчеләр арасында өлкән буын вәкилләре дә, яшьләр дә бар иде.

 


«Питрәч районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУ эшсез калучыларга дәүләт ярдәме гаранты булып тора. Аларның ярдәменә исәп тоту өчен гариза язарга кирәк, һәм шул көннән башлап белгечләр мөрәҗәгать итүчене эшкә урнаштыру вариантларын ныклап эзли. Эзләү нәтиҗәле булсын өчен, һөнәри квалификациясе - дипломнар, таныклыклар булуын раслаучы барлык документларны тапшырырга кирәк. Киләчәк эшчәнлеккә кагылышлы теләкләрне җиткерү дә артык булмый. Ун көннән соң кешене эшкә урнаштырып булмаса, аны учетка куялар һәм «эшсез» статусы бирәләр, аннары социаль түләүләр билгелиләр. Моның өстенлеге шунда: әгәр эшсез кеше теләк белдерсә, ул яңа белгечлекне үзләштерү һәм алга таба эшкә урнашу өчен укырга бара ала. Аналар бала тәрбияләү буенча отпуск чорында (баларына өч яшь тулганчы) укый ала.