Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Миңлегөл Зарипова: “Өйдә һәр җирдә әнинең кулы сизелә”

Без районда яшәүче юбилярларны хөрмәтләвебезне һәм котлавыбызны дәвам итәбез.

Шушы көннәрдә, Богородск авыл җирлегендә яшәүче Фәйзрахманова Нәкыя Гаязовна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Нәкыя Гаязовна, үзенең кызы Рүзәлия белән Питрәч районында күптән түгел, берничә ел элек кенә урнашкан. Әмма инде безнең җирне, табигатьне, ачык йөзле кешеләрне яратырга өлгергән. Аның өлешенә бик күп сынаулар төшкән, сугыш еллары хәзер дә күз алдына ачлык, курку, авырлык белән килеп баса. Шулай да, яшь кыз нык булган, аннары белем алгач, фармацевт булган. Ире Хәлиулла белән бергә 4 кыз үстергән. Чистай районы Муслюмкино авылында туган, ул шулай ук Түбән Камада да берничә ел яшәгән, анда белгечлеге буенча эшләгән. Һәм тагын әле ул кул эшен бик яраткан, торакның һәр почмагын кулдан бәйләнгән, чигелгән хезмәтләр белән бизәгән. Бу турыда Нәкыяның кызы Миңнегөл Зарипова да сөйли:

- Өйдә һәр җирдә әнинең кулы сизелә. Безгә кунакка кем генә килмәсен, һәрвакыт сокланалар - бөтен нәрсә матур, уңайлы. Ул безне дә күп нәрсәгә өйрәтте.

Бу көнне юбилярны туган көне белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зимфира Мөхәммәтгәрәева, халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Рәшидә Сәхәбиева, ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина, Богородск авыл җирлеге башлыгы Фәрит Фаезов, алар юбилярга Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты, район башлыгы Эдуард Дияров исеменнән теләкләр тапшырдылар, игелекле сәламәтлек, оын гомер теләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса