“Минем бабаем сугышны күргән”
Әлбәден авылында Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов музеенда “Мин хәтерлим! Мин горурланам!” дип исемләнгән шигырь иҗат итү конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды.
Конкурс Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланды һәм “Аларның исемнәре мәңге күңелләребездә сакланыр” проекты кысаларында үтте.
- Быел конкурска гаризалар күп килде. Шигырьләр төрле телләрдә: татар, рус, инглиз һәм хәтта марий телендә дә тәкъдим ителде, - диде музейның фәнни хезмәткәре Ләйсән Шәйхетдинова.
- Мин сугыш турында карт бабам сөйләгәннәр буенча беләм. Мин үз шигырьләремдә аның хатирәләре, истәлекләре турында сөйләдем, – диде Күн мәктәбенең бишенче сыйныф укучысы Алсу Насыйбуллина, ул инглиз телендә үзе язган шигырь өчен махсус приз алды.
Конкурс тәмамланганнан соң, чараны оештыручылар катнашучыларга майор Гаврилов тормышына багышланган фильм күрсәттеләр. Балалар Брест крепостенең ничек саклануы, аның героеның тоткында булган һәм сугыштан соңгы тормышы турында белделәр.
- Ярый әле, сугыш башланганда мин тумаган булганмын, бу бик куркыныч! Ә менә минем бабам сугышны күргән, - дип уртаклашты беренче сыйныф укучысы Маргарита Сәгыева, ул рус телендә шигырь укыганы өчен беренче урын алды. Икенче урында – Наталья Загороднева һәм өченчедә Эльвина Вәгыйзова.
Бәйгенең иң яшь катнашучыларың да бу биремгә бик җитди караулары куандыра. Алар әби-бабаларының кичерешләрен шулкадәр зурларча җиткергәннәр.
Үзләре шигырь язучылар блогында беренче урынны Булат Әскәров, икенчене Эльза Мостафина һәм өченчене Ренат Бәдретдинов алды. Шулай ук Ксения Конькина мари телендә шигыре өчен махсус приз алды.
- Бүген мин конкурс жюрие әгъзасы булдым, монда битараф калып булмый. Кем яхшырак икәнен билгеләү бик авыр булды, чөнки барлык шигырьләр дә күңел түренә үтеп керде, - диде “Аларның исемнәре мәңге күңелләребездә сакланыр” проекты җитәкчесе Наилә Таҗиева.
Барлык җиңүчеләргә грамоталар, истәлекле бүләкләр һәм сувенирлар, шулай ук махсус бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа