Без районның яшь белгечләрен даими рубрикабыз герое булырга чакыруыбызны дәвам итәбез. Таныш булыгыз, Александр Исаев - «Ак Барс» кошчылык комплексы»ның контроль-үлчәү приборлары һәм автоматикасы инженеры.
Александр Исаев зур булмаган гаиләдә үскән: әти-әнисе, апасы белән. Апасы финанс-бюджет палатасының баш белгече булып эшли. Әнисе гомерен тегү эшенә багышлаган. Александр үзе әтисе юлыннан киткән. Ул һөнәр сайлау турында озак уйланып тормаган. Аны һәрвакыт инженерлык конструкцияләре һәм төрле телекоммуникацияләр белән эшләү җәлеп иткән. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки гаилә башлыгы гомере буе телемастер булып эшләгән, улы кечкенәдән үк аның остаханәсендә бик күп вакыт үткәргән.
2010 елда Александр мәктәпне тәмамлый һәм Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетына радиоэлектроника һәм телекоммуникация факультетына укырга керә, анда радиоэлектроника инженеры белгечлеге ала. Беренче елын ул көндезге бүлектә укый, аннары читтән торып укырга керә һәм эшкә урнашырга карар кыла. 2011 елда фабрикада электрик вакансиясе барлыкка килә. Ул шул позициядә хезмәт эшчәнлеген башлаган да инде. Нәкъ бер елдан соң слесарь вакансиясенә күчә. Шул ук чорда алар Германия һәм Америка җиһазларын урнаштыру һәм монтажлау белән шөгыльләнәләр.
- 2015 елда мине безнең бүлекчәгә контроль-үлчәү приборлары буенча слесарь итеп күчерделәр, ә нәкъ бер елдан, университетны тәмамлаганнан соң, бүлек инженеры булдым. Эшем кызыклы, әмма шул ук вакытта бик җаваплы да. Иртән эшем барысын да тикшереп-карап чыгудан башлана. Минем бурычым, беренче чиратта, кошлар оясындагы микроклиматны көндәлек контрольдә тоту. Анда төрле параметрлар керә, мәсәлән, температура, дымлылык. Һава торышы һәр көнне төрлечә була, ә кошлар температура тирбәлешен яратмый, шуңа күрә без даими күзәтеп торабыз. Барлык мәгълүматлар компьютерга кертелә һәм тәүлек буе күзәтелә. Барлык параметрлар да технологик графикка туры килергә тиеш. Өйдә өстәмә компьютер урнаштырылды, ул һәрвакыт кабызылган килеш тора һәм аннан мин барлык эш параметрларын карап торам. Кичен өй эшләре белән шөгыльләнсәм дә, монитордагы саннарны күзәтеп торырга онытмыйм. Өйдә барысы да бу процесста катнаша, шуңа да алар миннән дә начар белми бу эшне, - диде елмаеп Александр.
Александр гел үсештә, ә агрокомплекс, үз чиратында, үз хезмәткәрләренә үсәргә, яңа белем алырга ярдәм итә. Аларга бүлеккә еш кына квалификация күтәрү курсларын үткәрү өчен төрле белгечләр - Мәскәүдән вәкилләр, Европа компанияләреннән белгечләр килә.
- Нигездә, кошчылык комплексында Голландия җиһазлары урнаштырылу сәбәпле, соңгы вакытта безгә ешрак Нидерландтан һәм Мәскәүдән белгечләр килә, - диде Александр Исаев.
Буш вакытларын ул гаиләсенә багышлый. Хатыны белән бергә алар хәзер ике матур малай үстерәләр. Бер улына алты яшь, ә икенчесенә - бер яшь. Александрның хатыны аның белән бергә кошчылык фабрикасында эшли. Ял көннәрендә алар балалар белән саф һавада, урманда йөрүне өстен күрә.
- Гаилә минем өчен һәрвакыт беренче урында, бу минем алга барырга стимул, минем ярдәмчем һәм таянычым. Киләчәккә планнар - бу өлкәдә эшләүне дәвам итү, карьера баскычынна югарыга күтәрелү, бары тик алга бару, - диде яшь белгеч.