Монда ял көннәре күңелле уза
Һәр торак пунктта мәдәният учаклары бар, кечкенә авылларда клублар, зур авылларда мәдәният йортлары. Һәм аларның һәркайсының үз тормышы, әмма принциплары уртак, авыл халкын мәдәнияткә тарту һәм тәрбияләү. Шунысы куандыра, монда бар авыл – олысы да, кечесе дә җыела.
Күп кенә авыл мәдәният йортларындагы кебек, Кибәк Иле мәдәният йортында да эш гөрли.
- Дөрес, безнең кечкенә авылыбызда яшьләр азрак, – диде җирле клуб мөдире Рәзинә Сәйфетдинова. – Шуңа да карамастан, без актив тормыш алып барабыз, авылда мәдәният учагына яшьләр генә түгел, ә төрле яшьтәге кешеләр дә йөри.
Бәйрәмнәргә багышланган чаралар үткәндә клубыбыз тулып тора, Казаннан да артистлар еш килә.
Шушы көннәрдә генә безнең клубта район мәдәният хезмәткәрләре семинары үтте, безгә тәҗрибә уртаклашырга йөздән артык кеше килде.
Безнең клубта яшьләр белән генә түгел, мәктәп укучылары белән дә актив эш алып барыла, алты клуб формированиесе эшли, мәсәлән, “Оста куллар” түгәрәге. Безнең кызлар һәм малайлар тегәләр, курчаклар һәм үз куллары белән төрле әкият геройларын ясыйлар. Якын арада курчак спектакле күрсәтәчәкбез, шуңа әзерләнәбез.
Безнең клубта 2011 елдан бирле “Асылъяр” фольклор ансамбле эшләп килә. Анда кырык яшьтән алып 60 яшькә кадәрге кешеләр йөри. Аларның кайберләре турында аерым әйтеп үтми мөмкин түгел, ансамбльгә йөрүчеләрнең иң өлкәне һәм активлары Әминә Нуриева, Фәүзия Шәяхмәтова, алар сыер савучы булып эшләгәннәр, шулай ук Руфия Гарәфетдинова. Ул озак еллар колхозда бухгалтер иде.
Без төрле концертлар, спектакльләрдән өзекләр куябыз, “Аулак өй” кич утыру йоласын аеруча да яратып әзерлибез. Шулай ук район чараларында, сабантуйларда актив катнашабыз. Хәтта “Балкыш” республика конкурсында да катнаштык.
Безнең ансамбль күрше авылларга да концерт белән йөри, Пимәрдә, Татар Тау Илендә булдык инде.
Һәр ял көнендә клубта дискотека һәм башка чаралар үткәрелә.
Рәзинә Сәйфетдинова клуб мөдире булып унике ел эшли. Казан пединститутын тәмамлаганнан соң туган авылына кайта ул һәм аңа мәдәният өлкәсендә эшләргә тәкъдим итәләр. Клуб мөдире булып эшли башлаган елны ук бинага капиталь ремонт ясыйлар. Клубта җылы, уңайлы, якты. Күптән түгел клубның бер почмагында үз музейларын булдыралар алар. Монда татар авылының үткәнен гәүдәләндерүче экспонатлар шактый күп.
Районның ерак авылларының берсендә тормыш менә шулай гөрләп тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia