Җәмгыять

Мошенниклар үзләрен газ хезмәте яки гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре итеп белдерә

Татарстанда гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ышаныч телефонына республика халкыннан мөрәҗәгать итү очраклары ешайган. Җинаятьчеләр үзләрен гадәттән тыш хәлләр яки газ хезмәте хезмәткәрләре дип белдерә, шул ук вакытта алар Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре формасына охшаш киемнәрдән. Алар янгын куркынычсызлыгын тикшерү өчен фатирга кертүне сорыйлар. Аннан соң автоном янгын кисәткече яки газ чыгу турында хәбәр итә торган датчикларны сатып алырга тәкъдим итәләр.

Ялган МЧС хезмәткәрләре йорт хуҗасының паспорт мәгълүматларын файдаланып, шәхси фирма исеменнән хезмәт күрсәтүгә килешү төзи. Бер датчикны урнаштырган өчен җинаятьчеләр 1500 сумнан 3000 сумга кадәр акча ала. Чынбарлыкта датчикның бәясе 350-500 сум тәшкил итә һәм аларны шөреп яки скотч ярдәмендә һәркем үзе дә урнаштыра ала.
Питрәч районы янгын сүндерү-коткару бүлеге һәм янгын күзәтчелеге искәртә: тикшерүләр яки профилактик чаралар үткәргәндә, Россия ГТХМ Дәүләт янгынга каршы хезмәте хезмәткәрләре форма киемендә булалар һәм гражданнар белән аралашканда, үзләре белән таныштырырга һәм хезмәт таныклыгын күрсәтергә тиеш. Моннан тыш, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләре һәм вазыйфаи затлары гражданнарга нинди дә булса җиһазлар, шул исәптән, янгынга каршы җайланмалар сату буенча эшмәкәрлек эшчәнлеген башкармыйлар.
Янгын кисәткече һәм газ датчиклары сатып алырга тәкъдим итүче, үзләрен гадәттән тыш хәлләр хезмәте яки газ хезмәте хезмәткәрләре дип белдергән шикле кешеләрне ачыклаган очракта, җинаятьчелек эшен туктату буенча чаралар күрү өчен “102” полиция телефонына шалтыратырга кирәк.