Аны үзара салым программасы кысаларында җыелган 150 мең сум акчага ясаячаклар
Надеждино авылында урам сәхнәсе төзү эшләре башланды. Ул авыл мәдәният йорты янында урнашачак.
Бу урында бездә бәйрәмнәр уза, ә артистларга чыгыш ясарга урын юк иде. Шуңа күрә авыл халкы сәхнә барлыкка килүне тели», – дип билгеләп үтә Надеждино авыл җирлеге башлыгы Искәндәр Галәветдинов.