Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Николай Постаромов: «Безнең эштә үз-үзеңә ышанырга кирәк»

Һәр ел саен 27 мартта РФ Милли гвардиясе гаскәрләре көне билгеләп үтелә.

Өлкән прапорщик Николай Постаромов инде 19 ел Росгвардия сафларында хезмәт итә. 

Аңа 46 яшь, Эчке эшләр министрлыгы структурасы аның беренче эш урыны түгел. Башта  ул техник-механиклыкка укыган. Төрле урыннарда - кино челтәреннән башлап агрофирмага кадәр эшләгән. Ләкин язмыш аны милиция бүлегенә (хәзерге полиция) алып килә.

– Барлык дусларым, танышларым да минем кебек спортчылар иде. милициядә эшләделәр, анда бөтен кешене дә рәттән алмыйлар иде: көчле, физик яктан әзерлекле ир-егетләрне генә алдылар. Алар мине бик озак үз сафларына керергә чакырдылар. Нәтиҗәдә, 2006 елда мин милициянең  тоткарлау төркеме хезмәткәре булдым, – дип сөйләде Николай Постаромов.

Яшь хезмәткәр карьера баскычыннан бик тиз югарыга күтәрелә. Ике ел хезмәт иткәннән соң ул квалификация күтәрү курсларын үтә, ә аннан соң тоткарлау төркеме буенча өлкән хезмәткәр була. 2013 елда тарихи вакыйга була –  “милиция” “полиция”гә үзгәртелә. 
Росгвардиянең бурычы иминлекне тәэмин итү, җинаятьчелек һәм терроризм белән көрәш, административ биналарны һәм фатирларны саклау. Бөтен район буенча алар күзәтүе астында 150 төрле объект бар. Ләкин аларның эшчәнлеге моның белән генә чикләнми.

- Без оператив шартларда эшлибез. Кайвакыт җинаятьчеләрне ял көннәрендә дә тоткарлыйбыз, – диде Николай Постаромов. – Бер ял көнемдә өйдә идем. Тәрәзәдән  урамга карасам,  анда бер кыз ярдәм сорап кычкыра, аның артыннан ниндидер егет чаба иде. Мин тиз генә урамга чыгып, кызны үз өемә яшердем, ә үзем егетне тоткарладым. Ачыкланганча, ул кызның машинасына юлдаш булып утырган. Кызны үтерәм, ә машинаны запас частьләргә сатам дип янаган булган. Шулай итеп мин  үзем дә сизмәстән кешене үлемнән коткарып калганмын. Егетне ун елга каты режимдагы колониягә утырттылар. Бу гамәлем өчен Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин мине “Яхшы хезмәт өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләде. 19 ел эчендә мин бик күп бүләкләр алдым. Ике тапкыр Татарстан Эчке эшләр министрлыгы министрларының “Рәхмәт хаты” белән бүләкләнәдем.  Безнең җитәкчебез Илдар Сафин һәрвакыт ярдәм итә.  Хезмәтеңне югары бәяләгәндә, эшләве дә рәхәт, - дип билгеләп үтте безнең герой. 

Аның эше җиңел түгел, һәрчак стресста. Аңа бу киеренкелекне киметергә спорт ярдәм итә. Николай Постаромов 17 ел профессиональ рәвештә милли көрәш белән шөгыльләнә. Төрле елларда Сабантуйларда батыр булып калган. 

– Россиянең Пенза өлкәсендәге иң зур татар авылы Әләзәндә Сабантуйда катнашып, анда да батыр булып калдым. Ул вакытта машиналар бүләк итмәделәр, миңа тузан суырткыч һәм видеоплеер бирделәр. Әтием көрәшче, мин аңардан барысын да өйрәндем. Хәзер улыбыз спорт династиясен дәвам итә, - дип сөйләде Николай Постаромов.

Спорт аңа хезмәттә дә кирәк була. Күп төр көрәш буенча ел саен уздырыла торган ярышларда безнең Питрәч росгвардиячеләре призлы урыннар гына алды. 

Өйдә аны хатыны һәм ике баласы – малае һәм  кызы көтә, алар өчен ул үрнәк булып тора. 

– Хатыным,  сменага чыккач борчыла. Бигрәк тә телефоннан шалтыратканда вакытында җавап бирмәсәм. Әкренләп ияләште инде, - диде ул. 

Бер елдан безнең герой лаеклы пенсия.

– Пенсия турында әле уйламыйм. Ә менә Росгвардиядә   озак еллар эшләвенә үкенмим. Безнең эштә үз-үзеңә ышанырга,  үзеңне яхшы  тота белергә, килеп туган хәлне дөрес анализларга кирәк. Әгәр синдә бу сыйфатлар булса, барысына да ирешерсең, – дип йомгаклады  сүзен тәҗрибәле росгвардияче. 

Белешмә өчен

 ТРда Росгвардия 2016 елда оештырылган. Питрәч районы территориясендә 1 үзәкләштерелгән саклау пункты бар. Анда 31 росгвардияче хезмәт итә.                

Буш вакытларында Николай Постаромов балык тотарга һәм ауга йөрергә ярата. Фото шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса