Нинди ризыкларның хәлсезлеккә һәм йокымсырауга китерүе билгеле
Аларны аеруча ач карынга ашау зарарлы.
Кайбер ризыкларны ашаганнан соң йокы баса. Табиб-диетолог Елена Соломатина шул хакта сөйләгән. Аерым алганда, ите күп булган аш-суга кагыла икән бу. Мондый очракта көч-дәрт сүрелеп калырга мөмкин, чөнки ит, авыр эшкәртелгәнлектән, организмда үзләштерелү өчен байтак энергия таләп итә. Шуңа күрә ныклап ашаганнан соң селкенәсе килми, дип аңлатып үткән табиб.
Шулай ук углеводлары күп булган продуктлар– тәм-томнар, ак оннан пешерелгән камыр ризыклары да алҗу халәтен китереп чыгара, йокыга тарта. Аның әйтүенчә, мондый ризыкларда углеводлар канга бик тиз сеңә, шуңа күрә кандагы шикәр микъдары кинәт арта. Шуннан соң ул тиз генә төшеп, хәлсезлеккә китерә.
Тәм-томнарны һәм камыр ризыкларын ач карынга ашау бигрәк тә зарарлы, чөнки бу очракта шикәр микъдарындагы тирбәнеш аеруча зур була, дип аңлатып үткән Елена Соломатина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа