Агач утырту изге һәм файдалы эш: тәрбияви яктан да, рухи һәм физик яктан да бу иң яхшы гамәлдер мөгаен. Район үзәгендә агач утырту буенча акция узды. Алмагач һәм груша үсентеләрен яңа бассейн янәшәсенә утырттылар.
- Утырту өчен алмагачның төрле-төрле сортларын сайлап алдык, җәйге иртә өлгерә торган сортлар да, көзгеләре дә бар иде. Иң мөһиме - алар берсе дә кабатланмый. Питомниктан махсус шулай сайлап алдык,- диде бассейн директоры Виктор Курмышев, эшкә керешер алдыннан.
Районның төрле ведомство, учреждение һәм оешмалары җитәкчеләре агач үсентеләре сатып алды һәм аларны яңа төзелгән бассейн янына утырттылар. Әлеге чарада катнашучылар өчен хезмәт ветераны, элек район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы булып эшләгән Михаил Ларионов башта мастер-класс үткәрде. Җимеш бирә торган агачларны ничек итеп дөрес утыртырга кирәклеген аңлатып үтте.
- Прививка ясаган урыны җир өстендә калырга һәм көньякка карарга тиеш, - диде ул. - Соңгы елларда районда балалар үсеше һәм аларны укыту өчен күп эшләр башкарыла, балалар бакчалары төзелә һәм яңара, бассейн барлыкка килде. Бу бик яхшы, чөнки бүгенге көндә балаларның кулыннан телефон төшми, аларны урамга чыгарырга һәм, һичшиксез, хезмәткә өйрәтергә кирәк. Бу агачлар аларны яз көне чәчәк атуы, ә көзен - уңышы белән куандырсын, - диде ул.
- Район ветераннар советы утырышында безнең рәис Эльгиза Фәйзуллина шундый чара көтелә, дип хәбәр итте, мин шунда ук үзем өчен бу чарага барырга кирәк дигән карар кабул иттем, кичтән үк көрәгемне әзерләп куйдым. Агач утырту - ул бит үзеннән соң эз калдыру, киләчәк буынга вәгазь калдыру дигән сүз. Безнең алмагачлар һәм груша агачлары шаулап үссен, балаларга шатлык китерсен, - диде район инвалидлар советы рәисе Бари Кәримов.
Балаларны сөендерер өчен көзге сортларны тротуар янында утыртырга дигән карар кабул ителде. Балалар мәктәпкә барганда нәкъ аламалар өлгергән чор булачак.
Акциядә катнашкан тагын бер хезмәт ветераны Илгиз Шәйхетдинов инде күп тапкырлар агачлар утыртуын искә төшерде.
- Кайчандыр Чыты авылы мәдәният йорты янында без ветераннарыбыз белән бергә аллея утырткан идек. Яхшы традицияләр шулай дәвам итәргә тиеш!
"Агач утырту өчен иң яхшы вакыт - егерме ел элек булган", диелә танылган мәкальдә, әгәр дә сез шул чагында өлгермәгәнсез икән, нәкъ тә бүген агач утырта торган көн. Бу мизгелне кулыгыздан ычкындырмагыз!