Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ольга Шамсутдинова: «Район газетасында район тарихы чагыла»

Бүген “Вперед” район газетасының туган көне – 90 ел элек аның беренче саны дөнья күргән! Шул вакыттан бирле ул инде тугыз дистә ел безнең Питрәч районы тормышы турында сөйли.

"Татмедиа" АҖ филиалы "Питрәч-информ"ның баш мөхәррире Ольга Шәмсетдинова район газетасы "Вперед"ның 90 еллыгы уңаеннан питрәчлеләргә мөрәҗәгать итте.

"90 ел эчендә газетаның исеме дүрт тапкыр алышынган, дистәләгән логотип үзгәргән. Биредә 15 баш мөхәррир, йөзләгән хәбәрче, җаваплы секретарь, текст җыючы, версткалаучы, фотохәбәрче, басучы хезмәт куйган... Аларның барысын да үз эшләренә мәхәббәт, югары профессионализм һәм газетага чиксез тугрылык берләштерә.
Район газетасында район тарихы чагыла. Газета төпләмәләрен актарганда, туган районыбыз тарихын язган кешеләр өчен зур горурлык хисләре кичерәсең. Чөнки аларның һәрберсе сиңа таныш –  йә синең якын дустың, йә кунакчыл күршең, йә булмаса яхшы хезмәттәшең. Вакытлар узу белән саргайган газета битләрен актарганда сокланудан туктамыйм, бу елларда безнең гаҗәеп якташларыбыз, үз эшенең осталары турында күпме язмалар язылган, күпме вакыйгалар тарихта калган, ә район хәбәрчеләре күпме чараларның шаһитлары булган.
Бүген газетабыз тормышында катнашкан һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә. Барыннан да бигрәк, бу – сез, хөрмәтле укучыларыбыз. Сез безгә темалар табарга булышасыз, теге яки бу проблема турында хәбәр итәсез, үз язмаларыгызны җибәрәсез. Газетабызның тугры әбүнәчеләре  булып калуыгыз өчен бик зур рәхмәт. Хәзерге коллектив исеменнән почта хезмәткәрләренә рәхмәт, алар сезнең өйләрегезгә газетаның яңа санын алып киләләр һәм аңа язылырга вакыт җиткәнен исегезгә төшерәләр. 
Район җитәкчелегенә, без хезмәттәшлек иткән предприятие, учреждение һәм оешма җитәкчеләренә һәм вәкилләренә рәхмәт белдерәсем килә, алар безнең белән талантлы һәм үз һөнәрләрен яратучы кешеләр, кызыклы вакыйгалар һәм фактлар турында яңалыклар һәм мәгълүматлар белән бик теләп уртаклашалар. Гомумән, газетаның юбилее редакция хезмәткәрләре бәйрәме генә түгел, сезнең дә бәйрәм. Барыгызга да рәхмәт!
“Вперед”ка – 90! Газета картаймый, ул яшәрә  генә бара, елдан ел тәҗрибә, осталык туплый!".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса