Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Осиново поселогында автомобиль өстенә түбәдән кар ишелеп төшкән

Кар төшкәннән соң чит ил машинасының сул ягы яньчелгән.

Җомга көн. Осиново поселогы. 65 лет Победы урамында 16 нчы йорт. Андрей Кудряшов сүзләренә караганда, ул улын хастаханәгә алып барырга җыенган, шуңа да машинасын рөхсәт ителгән ераклыкта йорт янына китереп куя һәм баласын алырга фатирга кереп китә. Кире чыкса, автомобиленең сул ягына түбәдән кар ишелеп төшкәнен күрә. Машина хуҗасы шунда ук бу хәлне теркәп кую өчен полиция участковыен чакырта. Хәзер автомобильгә бәйсез экспертиза үткәрергә кирәк булачак, ул китерелгән зыянның суммасын билгеләячәк. Зыян күрүче моның өчен идарәче компания җавап бирергә тиеш дип саный.

– Кыш буе түбәне кардан чистартуларын күргәнем булмады. Кар тоткарлагыч та юк. Ярый әле машина өстенә генә төште, ә тротуарда кешеләр булса? Балалар мәктәпкә һәм бакчага йөриләр. Әгәр дә алар үз участокларын вакытында күзәтеп торсалар һәм үз бурычларына җаваплы карасалар, андый хәл килеп чыкмас иде, – диде зарланып Андрей.

Идарәче компаниядә исә автомобильнең тиешле урында куелмавына, шоферның тиешле кисәтү табличкасына игътибар итмәвенә басым ясыйлар. Машина хуҗасы парковкада урын булмавын һәм тыю билгеләрен, койма тасмаларын күрмәвен билгеләп үтте.

– Түбәдән кар 30 сантиметрдан артык булганда чистартылырга тиеш. Без бер тапкыр бөтен җирдә дә түбәләрне кардан чистартып чыктык. Монда ике якның да гаебе бар. Гаеплене суд билгеләячәк, – дип аңлатма бирде «УК-Пестрецы» ҖЧҖ директорының юридик мәсьәләләр буенча урынбасары Илнур Мингалиев.

Алар 92 йортка хезмәт күрсәтә. Нәкъ бер көннән соң шул ук урамдагы 12 нче йортның түбәсеннән кар ишелеп төшә, бу юлы парапет ватыла. Аны идарәче компания хисабына торгызачаклар.
 

Куркыныч зонада булмас өчен, кагыйдәләрне үтәгез:

  • Авыш түбәле йортлар янына якын килмәгез;
  • Машиналарны биналар һәм корылмалар янында калдырмагыз;
  • Урамда наушниклардан йөрмәгез, түбәдән төшкән кар тавышын ишетмәвегез мөмкин;
  • Әгәр дә сез тротуардан барганда өстән шикле тавыш ишетсәгез, туктап калмагыз, башыгызны өскә күтәреп анда нәрсә булганын карарга тырышмагыз. Шулай ук бина яныннан да чабып китәргә ярамый. Мөмкин кадәр тизрәк стенага терәлеп басыгыз, түбә козырегы сезгә ышык булачак;
  • Әгәр дә тротуарда алдан төшкән кар эзләре яки тамчыдан барлыкка килгән боз калкулыклары күренсә, ул урыннан тизрәк китегез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса