Өйрәнгәндә авыр булса, көрәштә җиңел була
Гражданлык җаваплылыгын тәрбияләү мәктәптән үк башлана. Шуңа күрә югары сыйныфларда укучы һәр егет сугышчы курсын узарга әзерләнә. Безнең республикада мәктәп укучыларында батырлык, ихтыяр көче, җитезлек һәм чыдамлык кебек уңай сыйфатлар булдыруга юнәлдерелгән төрле өйрәнүләр үткәрелә. Безнең егетләргә Казан шәһәрендә узган шундый чарада катнашу һәм танк училищесы кадетларыннан ату күнекмәләренә өйрәнү бәхете елмайды. Бу бит РФ Кораллы көчләре сафына кергәч, һәр егет белергә тиешле иң мөһим хәрби фәннәрнең берсе.
Хәрби-кыр җыеннары кысаларында, район хәрби комиссары Владимир Гузич һәм аның урынбасары Равил Дәүләтшин озатуында, Питрәч мәктәпләренең 10 нчы сыйныф егетләре танк училищесы полигонына хәрби атулар курсы узарга бардылар. Ату Калашников автоматыннан, йөз метр арада булды.
- Республика хәрби комитеты җитәкчелегендә территория бүлеп бирелде, безне мылтыклар һәм кирәк-яраклар белән тәэмин иттеләр. Хәрби-кыр җыеннарында мондый биремнәр үтәү барлык мәктәпләр өчен ТИН буенча укытуның мәҗбүри программасына керә. Безнең егетләр төгәл аттылар һәм уңышлы нәтиҗәләр белән кайттылар, - диде хәрби комиссар Владимир Гузич.
Безнең мәктәп укучылары өчен мондый чаралар беренче тапкыр гына үткәрелми, ләкин егетләрнең чын хәрби коралдан ату нормативларын үтәү мөмкинлекләре быел гына барлыкка килде. Унынчы сыйныф укучылары өчен бу чыннан да гаҗәеп тәҗрибә булды, чөнки мәктәпләрдә корал белән танышу өчен массогабаритлы мылтык макеты (ММГ) бирелә. Бу модель бөтен бәяләмә буенча хәрби коралга охшаган, әмма техник яктан аның үрнәге генә булып тора. Төп теория өлешен өйрәнгәч, егетләр бу модельләр ярдәмендә коралны җыярга һәм сүтәргә генә өйрәнәләр.
- Миңа бик ошады, әмма беренче ату вакытында куркыныч булды, чөнки мылтык тавышы колакларны тондыра. Аннары мин, әлбәттә, үземне кулга алдым һәм мишеньгә төзи башладым. Дөресен генә әйткәндә, минем хәтта армиядә хезмәт итү теләге дә барлыкка килде, - дип тәэсирләре белән уртаклашты икенче мәктәп укучысы Рәсим Сабиров.
Мәгариф бүлеге методисты Ирина Козлова бу әлеге айда планлаштырылган барлык чараларның берсе генә булуын әйтте. Танк полигонында атудан тыш, егетләрне “Акчарлак” лагере территориясендә хәрби-кыр җыеннары көтә. Өстәвенә, ул үзе дә чын хәрби коралдан атып карады.
- Бу бик кызык, мин үзем дә егетләр алган тәэсирләрне үземдә тоеп карыйсым килде. Бу хәрби хезмәт нигезләренә әзерлек буенча яхшы практика. Егетләрнең күбесе, мәктәпне тәмамлагач, армиягә китәчәк һәм мондый чаралар аларга яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә ярдәм итәчәк, - дип белдерде ул.
Егетләр сөйләвенчә, аларга табигатьтә хәрби-патриотик чараларда катнашу кызыклырак һәм шуңа күрә алар ачык полигонда үз осталыкларын бик теләп күрсәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia