Озын гомерле кешеләрнең үз серләре бар
Тормышта бик аз кешегә генә 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтү бәхете елмая. Ә менә Чуча авылында яшәүче Алексей Иванович Силантьевка әлеге мөһим һәм шатлыклы вакыйганы тормыш иптәше Мария Ивановна белән бергә тигез картлыкта каршыларга да язган. Юбиляр үзенең юбилей көнендә Кремльдән Президент Владимир Путиннан котлау открыткасы һәм район башлыгы Илһам Кашаповтан бүләк алды. Аны олы юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Шәйхисламов, Кәвәл авыл җирлеге башлыгы Азат Фәйзрахманов һәм район халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Рәшидә Сәхәбиева тәбрикләде.
Алексей Иванович Чуча авылында туган һәм гомере буе шунда яшәгән. Армиягә кадәр яшүсмер чагында атта эшләгән, аннан соң Татар Тау Илендә фабрика-завод укыту мәктәбендә механизаторлыкка укыган. Яшь егеткә укып бетерүгә трактор ышанып тапшырганнар.
Шуннан соң ул гомере буе туган авылында тракторчы булып эшләгән.
- Башта көпчәкле СТЗ тракторында, аннары “Беларусь”ларда эшләдем, пенсиягә чыгар алдыннан гына яңа К-700гә утырдым, - дип сөйләде ул.
Алдынгы механизаторның гомуми хезмәт стажы – кырык елдан артык. Намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән, күп тапкырлар социалистик хезмәт ярышы алдынгысы булган. Авыл хуҗалыгының алдынгы хезмәтчәне буларак аның турында безнең газета да күп тапкырлар язган.
- Безгә начар эшләргә ярамый иде. Мин бит ул вакытта бөтен илгә данлыклы “Россия” колхозында эшләдем, - диде Алексей Иванович.
Алар тормыш иптәше Мария Ивановна белән ике бала тәрбияләп үстергән, хәзер аларның ике оныклары, өч оныкчыклары бар. Алар инде 64 ел бергә гомер итәләр. Мария Ивановна безгә бәхетле озын гомер итү серләрен дә ачты.
- Яшь чакта без бер-беребезне күрмәдек тә диярлек. Ул иртәдән төнгә кадәр эштә, мин дә колхоз фермасында эш белән мәшгуль булдым, беркайчан да эштән баш тартмадым. Ул вакытта йорт хуҗалыгында да терлек күп асрадык. Әрләшеп утырырга арабыз булмады безнең, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа