Районның авыл җирлекләрендә тормыш бер урында гына тормый. Менә Пановка авылы да бүгенге көндә актив үсеш ала һәм көннән-көн матурая бара. Бу эштә республика һәм район, шулай ук авыл кешеләре дә ярдәм итә.
Шушы көннәрдә Пановка авылында булачак табиблык амбулаториясенең нигезен төзүгә керештеләр. Моның өчен 200 квадрат метр мәйданлы төзелеш урынына өч метрлы субайлар кайтарылды һәм махсус техника белән нигез астына сугылды.
- Июнь аенда модульне урнаштыру көтелә, - диде безгә төзүчеләр бригадиры Раил Җамалетдинов.
Бүген биредә канализация һәм су белән тәэмин итү эшләре бара.
Төзелеш урынын район башлыгы Илһам Кашапов та карады. Яңа медицина пункты районның биш авыл җирлеге: Пановка, Пимәр, Кибәч, Кәвәл һәм Белкинода (барлыгы – тугыз авыл) яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәчәк дип планлаштырыла.
- Төзелешкә республика 13 миллион сумга якын акча бүлеп бирде. Район ягыннан инженерлык челтәрләре: газ, электр, су белән тәэмин итү һәм канализация үткәрү, шулай ук якындагы территорияне төзекләндерү бурычы тора, - дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов.
Моннан тыш, Пановка авылында бу көннәрдә мәчет төзелешенә дә керештеләр, аның нигезен көзен салганнар иде инде. Җәен җирле чиркәүнең фасады да яңартылачак. Бу авыл кешесе Руслан Хәлиловның спонсорлык ярдәме белән башкарыла.
Шулай ук авыл җирлегендә быел бер миллион йөз җитмеш җиде мең сумлык үзара салым акчасына юллар төзергә планлаштыралар. Пановка һәм шулай ук Новоселок авылында да. Авыл җирлеге башлыгы шулай ук быел җирле чишмәне һәм су коену урынын төзекләндерү планнары турында хәбәр итте. Әмма барлык “серләр”не дә әйтеп бетермәде, планнарның күп булуын гына билгеләп үтте...
Быел районда тагын бер медицина пункты барлыкка киләчәк – Татар Казысы авыл җирлегендә республика программасы буенча 75 квадрат метр мәйданлы фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк. Аның бәясе – 5 миллион 400 мең сум. Анда инде шулай ук нигез салу эшләре башкарылды. Модульне урнаштыру 22 июньдә көтелә.