Пенсионерларга түләүләр  күләме үзгзрде
Җәмгыять

Пенсионерларга түләүләр күләме үзгзрде

Гыйнврадан эшләмәүче пенсионреларга түләүләр күләме артты, әмма кайбер федераль социаль өстәмә түләүлшр алучылар зур аерма сизмәде, чөнки федераль социаль өстәмә түләүләр күләме кимеде. Шулай ук 1 февральдән федераль ташламалардан файдаланучыларның айлык акчалата тәүләү күләме һәм социаль хезмәтләр җыелмасы бәясе артты.

 Хәзерге вакытта  федераль ташламалардан  файдаланучыларга айлык акчалата түләүне ТР Пенсия фонды 340 меңнән артык кешегә – инвалидларга, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына,  радиациягә дучар булган кешеләргә, Советлар Союзы  һәм Россия Геройларына, Социалистик Хезмәт Геройларына һәм башкаларга түли.
1 февральдән бу түләүләр 4,3 пороцентка индексацияләнә. Айлык  акчалата  түләү составына кергән  социаль хезмәтләр җыелмасы шундый  ук процентта индексацияләнә. Шуны исегезгә төшерергә кирәк, федераль ташламалардан файдаланучылар, соөциаль хезмәт җыелмасына хокукы булган,  социаль хезмәтне  натураль формада алыргамы яисә  акчалата алыргамы икәнен үзе хәл итә.
Иминият пенсияләренең еллык индексациясе эшләмәүче пенсионерларга түләүләрне 7,05 процентка арттырды. Акчалата эквивалентта өстәмә  уртача 1000 сум тәшкил итте. Шулай да  барлык  пенсиягә федераль  социаль  өстәмә түләүләр алучыларның да  пенсияләре артмады. чөнки  федералҗ соөиалҗ өстәмә түләләү күләме кимеде.
Пенсиягә федераль социаль өстәмә түләү – эшләмәүче пенсионералраның пенсиясенә өстәмә,   матди тәэмин ителеше  яшәү минимумыннан түбән (яшәгән төбәгендә билгеләнгән) булган. Татарстан Республикасында  2019 елда пенсионерның федераль социаль өстәмә түләүләрен исәпкә алып яшәү минимумы күләме  8232 сум.
Аны исәпләгәндә  Пенсия фонды  һәм соцяклау органнары түли торган барлык түләүләр исәпкә алына. Әгәр түләүләр 8232 сумнан түбән була икән  пенсионерга  федераль социаль өстәмә түләү  пенсионерның яшәү минимумы һәм аның матди тәэмин ителеше аермасы  күләмендә билгеләнә.