Беренче чыгарылыш Пановка авыл җирлегенә багышлана.
«Питрәч-информ» редакциясе социаль челтәрләрдә «Хыялымдагы авыл» дигән яңа проектны башлап җибәрде. Беренче чыгарылыш Пановка авыл җирлегенә багышлана. Видео герое – җирлек башлыгы Олег Козырев булды, ул үзенең кече Ватаны турында сөйләде.
Авылда яшәү өчен кирәкле бөтен нәрсә бар: мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет һәм чиркәү, күп функцияле үзәк. Тиздән яңа почта да булачак. Әмма биредә яңа йортлар төзелми, һәм кешеләр күченергә ашыкмый. Җирлек башлыгы сүзләренчә, төзәтү колониясе булу күпләрне куркыта, әмма ул монда плюс та күрә: җирлек өчен бу эш урыннары һәм тотрыклылык.
Авылда шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучыларга дан аллеясы һәм СВО геройларына һәйкәл бар.
«Һәр авылның үз плюслары һәм минуслары бар. Әмма нәкъ менә алар безнең җирне шундый төрле һәм якын итә», - дип билгеләп үтә проект авторлары.