Алар психологик очрашуда катнашты
Питрәч наратлыгында «Озын гомерлелек» проекты активистлары психологик очрашуда катнаштылар.
Чара зарядкадан — салмак хәрәкәтләрдән, сузылудан, сулауга игътибар итүдән башланды. Аннары катнашучылар мандалотерапия белән шөгыльләнделәр: тыныч атмосферада һәркем, эчке импульска ияреп, үз мандаласын булдырды.
Иҗади өлештән соң табигатьтә җиләк-җимеш, үлән чәе һәм өйдә пешерелгән ризыклар белән иртәнге аш узды. Катнашучылар метафорик карталар — тормышка башка яктан карарга ярдәм итә торган инструмент кулланылды. Алар карталарны интуитив рәвештә сайладылар һәм үз ассоциацияләре белән уртаклаштылар.
Очрашу медитация белән тәмамланды.