Питрәч районы мәчетләрендә балалар өчен белем алу һәм күңел ачу чаралары әзерләнә
Җәмгыять

Питрәч районы мәчетләрендә балалар өчен белем алу һәм күңел ачу чаралары әзерләнә

Быелгы курслар Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында үткәрелә.

Кышкы каникул көннәрендә Питрәч районы мәчетләрендә мәктәп балалары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары узачак.

Сабыйлар ислам дине фәннәре (гакыйдә, фикъһе, пәйгамбәрләр тарихы, гарәп теле, Коръән һ.б.) белән танышып кына калмыйча, әдәп-әхлак тәрбиясе алачак, моңа кадәр үзләштергән белемнәрен тирәнәйтәчәк.

Түбәндә район мәчетләрендә рухи-сәламәтләндерү курслары, аларның үтү урыны, вакыты, үткәреләчәк чаралары турында тулы мәгълүмат бирелә. Биредә күрсәтелгән телефоннарга шалтыратып, әти-әниләр балаларның ялын файдалы үткәрү буенча белешә ала.

 

Үткәрү вакыты

Үткәрү урыны

Үткәреләчәк чаралар

Элемтә өчен телефоннар

1

05.01-08.01

Питрәч районы Яңа Шигали авылы, Габдрахман ибн Гауф исемендәге мәчет

10.00-дән 15.00-гә кадәр 8 яшьтән өлкәнрәк малайлар өчен кышкы дини яллар: гарәп телен өйрәнү, намаз, тәһарәт нигезләре, догалар һәм кыска сүрәләр ятлау, актив уеннар, квестлар, төшке аш, истәлекле бүләкләр. Бәясе: 1500 сум.

89274420165 (Данис хәзрәт)

2

03.01-07.01

Питрәч районы Званка авылы, “Рамазан” мәчете

Малайлар өчен Коръән ятлау буенча курслар

89061082674 (Илдар хәзрәт)

3

06.01-08.01

Питрәч районы Богородск авылы

09.00-дән 12.30-га кадәр 6-12 яшьлек балалар өчен дини дәресләр, рухи-әхлакый тәрбия, интерактив уеннар, тәм-томнар белән чәй эчү

89083477791 (Нуршат хәзрәт)