Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында чүп-чарны вакытында чыгармау проблемасы кабат кискен борылыш алды

Күпчелек чүп-чар контейнерлары калдыклар белән шыплап тулган

Күпмедер тынлыктан соң хәл кабат кискенләшә төште. Питрәчнең үзәк урамнарында да чүп-чар белән шыплап тулган контейнерларга юлыгасың, ә күпчелек халык аларга үз фатирларының тәрәзәләреннән «сокланырга» мәҗбүр. Чүп җыю машинасы йөри, әмма һәрвакытта да расписание буенча түгел, шулай ук аларның эше дә канәгатьсезлек тудыра. Перчков урамындагы 11 нче йортта яшәүчеләр сөйләвенчә, алар йорты янында өч контейнер урнаштырылган, ә чүп җыючылар икесен генә бушата. Моның сәбәбе – өченчесе кәгазьдә теркәлмәгән икән.

– Муниципаль берәмлектән «Отходы» АИС системасы аша әлеге мәйданчыкта урнашкан ике контейнердан калдыкларны чыгаруга гариза бирелде. Өченче контейнерны урнаштыру турында мәгълүмат алынмады. Хәзерге вакытта үз инициативабыз буенча без аны системага керттек, – дип аңлатма бирделәр «ПЖКХ» идарәче компаниясе матбугат хезмәтендә, бу районда каты көнкүреш калдыклары чыгару белән шөгыльләнүче компания.

Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр үзләренең идарәче компанияләрен гаеплиләр. Әйе, алар үз ишегалларында тәртип өчен җаваплы, шуңа күрә «чүп җыючылар»ның эшен һәрьяклап контрольдә тотарга тырышалар, ә бит алар аларның хезмәткәрләре түгел, бөтенләй башка оешмада эшлиләр.

– Контейнерларның ватылуы турында фикер каршылыклары барлыкка килә. Ватылганда без аларны алыштырабыз, әмма ул чүп-чар төягәндә ватылса, без, бу аларның бурычы, дип саныйбыз. Контейнер янында яткан чүп-чарны җыештырмыйлар, без бу урыннарны үзебез чистартабыз, – дип сөйләде идарәче компанияләрнең берсенең җитәкчесе Юрий Свиридов.

Шул ук вакытта җаваплы компаниянең матбугат хезмәте аларның хезмәткәрләре график буенча эшли, дип белдерә. Шулай да питрәчлеләр социаль челтәрләрдә шикаять белдерүләрен, зарлануларын дәвам итә.

 

Апрель-май айларында традицион рәвештә экологик ике айлык узачак, аның кысаларында иң чүпле участокларда чәршәмбе һәм шимбә өмәләре оештырырга планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса