Питрәч районында ял базасы өчен 336 мең сум акча бүлеп биргәннәр
Җәмгыять

Питрәч районында ял базасы өчен 336 мең сум акча бүлеп биргәннәр

Финанслау балалар комплексларын да кертеп, туристик җиһазлар сатып алуга тотылачак

Кощак авыл җирлеге янындагы Yurt Resort глэмпингы туристлык инфраструктурасын үстерү өчен 336 мең сум акча алган.

Ял итү хәләл стандартларына туры килә. Монда балалар өчен дә чаралар оештырыла.  

Финанслауны алучыларны билгеләү өчен республиканың Туризм буенча дәүләт комитетында конкурс оештырылды. 47 заявкадан Татарстанның 13 эшкуары һәм оешмасы сайланган. Алар арасында 16,2 млн сумлык акчалата ярдәм бүленгән.