Питрәч районында сигез җирлектә су коену өчен махсус урыннар оештырылачак
Алар кайда урнашкан?
Питрәч районында Качману бәйрәме көнне православлылар 8 урында аруландырылган суга чума алачаклар.
- Кощак (Купель Нокса елгасының каршы як буенда, Флот чишмәсе янында урнашкан);
- Пановка (авылга кергәндә күпер алдыннан сул якка борылырга);
- Аркатау (Надеждино җирлеге, авылга кергәндә уң якта кала);
- Керәшен Сәрдәсе (кибеттән соң төп юлдан сулга таба өйләр арасыннан узарга);
- Кәвәл (һәлак булган сугышчылар һәйкәле алдында уңга борылырга һәм аска төшәргә);
- Рус Казысы (Татар Казысы авыл җирлеге, чиркәү каршында);
- Олы Дүртөйледә (Колай авыл җирлеге, бердәнбер юл аша барырга);
- Көектә («Куюковка» елгасы, Тукай урамы, 4 йорт янында).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа