Төп бурыч – сыйфатлы итеп вакытында башкару
Районда социаль объектларны ремонтлауның барышын тикшерделәр. Питрәч районына эш визиты белән “ТР Главинвестстрой” ДКУ директорының беренче урынбасары Илдар Рәшитов килде. Ул район башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Дәүләтханов һәм аның урынбасары Рамил Шәйхетдинов белән комплекслы спорт мәктәбен, “Питрәч-Арена” боз сараен һәм Иске Шигали мәктәбен карады.
Спорт мәктәбендә хәзерге вакытта куелган бурычларның 50 проценттан артыгы башкарылган. – Уку һәм административ биналар ягыннан түбәләрне ремонтлау ахырына якынлаша, – дип билгеләп үтә учреждение директоры Алексей Чукуров. – Икенче катта вентиляция системалары урнаштыралар, стеналарга сэндвич-панельләр куялар. Идәннәргә линолеум җәяләр. Бинаны тышлауны тәмамлап киләләр.
Якынча бер атнадан спорт залына ныклап керешәчәкләр. Анда металл конструкцияләр монтажлаячаклар – стеналарны тимер элементлардан җыячаклар. Зал универсаль булып калачак. Аның трибуналарына 280 кеше сыячак. Исәпләүләр буенча, төп эшләр җәй ахырына кадәр тәмамланырга тиеш.
“Питрәч-Арена” боз сараенда эшләр турыдан-туры уен кырында бара, анда суыткыч җиһазлар яңартыла, яңа боз салына һәм яңа бортлар куела. Грунт үзенчәлекләре аркасында монда фундамент нигезен ныгыту өчен субайлар сугалар. Эшләр тиз темплар белән алып барыла, объектта ремонтны җәй ахырына – көз башына төгәлләргә планлаштыралар.
– Әлегә балаларга Саба, Теләче, Балык Бистәсендә боз мәйданчыклары арендалыйлар, чөнки балаларга киләсе сезонга әзерләнергә кирәк. Хоккейчылар да, фигуристлар да күнегүләр ясарга мөмкин булсын өчен үз бозларын бик көтә, – дип билгеләп үтә Алексей Чукуров.
Иске Шигали мәктәбендә капиталь ремонт тәмамланып килә. Монда инженерлык челтәрләрен алыштырудан алып яңа җиһазлар сатып алуга кадәр гаять зур күләмдә эш башкарылган. Эчке бизәкләр әзер диярлек, кабинетларда һәм коридорларда чисталык урнаштыралар. Фасадны яңарту тәмамлана. Тирә-як территория актив төзекләндерелә – мәктәп периметры буйлап яңа асфальт һәм тротуар плитасы җәелә. Объектны 1 августка тапшыру планлаштырыла.
– Сентябрьдә парталар артына 218 укучы утырачак, – дип сөйли мәктәп директоры Евгений Галактионов. – Балалар һәм аларның әти-әниләре әлегә ремонттан соң мәктәпне әле күрмәделәр, димәк, аларны күңелле сюрприз көтә. Чыннан да бик шәп килеп чыкты. Хәзер бу авыл мәктәбе генә түгел, ә заманча белем бирү учреждениесе. Тышкы үзгәрешләрдән тыш, биредә уку һәм спорт өчен яңа мөмкинлекләр дә барлыкка киләчәк. Һәр кабинетта интерактив сенсор панельләр урнаштырачаклар, ә цоколь катында көрәш залы җиһазландырылачак.
Тикшерүгә йомгак ясап, Илдар Рәшитов, барлык объектларны сыйфатлы һәм вакытында тапшырырга кирәк, дип ассызыклады. Ул шулай ук электрикага һәм җылытуга аерым игътибар бирде.