Питрәч районында татар фатирнигы узачак
Җәмгыять

Питрәч районында татар фатирнигы узачак

Үткәрү датасы өстәмә рәвештә игълан ителәчәк.

Питрәч районында ТР шәһәрләрен үстерү институтының яңа проекты кысаларында татар фатирнигы – милли колоритлы заманча ишегалды музыка кичәсе узачак.

Кунакларны самавырлы традицион чәй өстәле, милли сыйлар, ишегалды уеннары һәм ачык караоке көтә. Казан артистлары белән бергә җирле башкаручылар да чыгыш ясаячак.

Җылы атмосфера булдыру өчен мәйданчык келәмнәр һәм винтаж җиһазлар белән бизәләчәк.

Проект 13 августта Лаеш районында старт ала һәм 12 муниципалитетны колачлый. Безнең районда үткәрү датасы өстәмә рәвештә игълан ителәчәк.