«Ак Барс-Питрәч» хуҗалыгы кырыннан репортаж әзерләдек
Иртәдән Салкын Чишмә авылы тирәсендәге басуларда көчле моторлар тавышы ишетелә. Дүрт комбайн көзге бодай кырын иңләп бара, ә алар янында тагылмалы КамАЗлар. Игенчеләр өчен урып-җыю – киеренке эш вакыты гына түгел, ә ел буена сөенеч китерә торган чын хезмәт бәйрәме.
Иген басуы уртасыннан киң колачлы «Нью Холланд» комбайны бара, аның штурвалы артында - тәҗрибәле механизатор Илфат Әхмәтов. Ул инде 26 нчы сезон урып-җыюда катнаша. Һәм бу машинасында инде ул 15 нче сезон эшли, яхшы карап тоту нәтиҗәсендә ул әле дә өр-яңа булып күренә. Комбайн эчендә кондиционер бар һәм анда уңайлы, ә бу эссе июль көннәрендә бик мөһим. Ә кабинада - Россия флаглары һәм «За наших!» язуы.
– Быел уңыш яхшы. Беренче исәпләүләр буенча - гектардан 30 центнерга якын. Комбайнның бункеры 7 тонна, бүген инде бишенчесен бушатабыз. Көненә 100 тоннага кадәр суктырган чаклар да була иде! – дип сөйли Илфат Әхмәтов.
Кырда эшләү Илфат Рафкать улы өчен һөнәр генә түгел, ә гаилә традициясе. Аның әбисе һәм бабасы да авыл хуҗалыгында эшләгәннәр, бабасы тракторда эшләгән. Ул үзе 10 яшеннән комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән, ә бүген аның белән алтынчы ел комбайнчы ярдәмчесе булып улы эшли.
– Мин бу кырда сезон буе эшлим, – дип сөйли механизатор. – Башта тракторга утырып культивация ясыйм, аннары чәчү комплексын тагам, чәчү һәм тукландыру эшләрен башкарам. Әмма миңа барыннан да бигрәк урып-җыю эшләре ошый. Комбайн – ул балачактан яраткан техникам. КамАЗ кузовына алтын бөртекләр коела. Болар барысы да күңелне сөендерә, – ди комбайнчы.
Уракның киеренкелеген һәм ритмын комбайнчылар билгели, әмма йөк машиналары йөртүчеләргә дә калышмаска кирәк. Ленино-Кокушкинодан Адель Кадыйров инде дүртенче ел хуҗалыкта эшли. Аның тагылмалы КамАЗы – комбайннан ындыр табагына кадәр ашлык ташуда мөһим звено.
– Минем автопоездның сыйдырышлылыгы – 28 тонна. Бер көндә 8-12 рейс ясап өлгерәм, бу 200 тоннадан артык ашлык! – ди Адель, эшеннән дә бүленмичә. – Мин үзем авылдан, Казанга йөреп эшләдем. Миңа җиргә якынрак булу, крестьян тормышы мәшәкатьләренең ритмын тою ошый. Авылда яшәү дә ошый – минем үз йортым, үз хуҗалыгым бар. Дөрес, хайваннар юк, тавыклар гына бар.
Уракның уңышы бөтен бригаданың бердәм эшләвенә бәйле. Кырда тулы бер команда эшли: комбайнчылар Илфат Әхмәтов, Ренат Шәрафетдинов, Рузил Гайнуллин, Илнур Фасхетдинов һәм аларның яшь ярдәмчеләре.