Питрәч районында җылыту сезоны ябылды
Җәмгыять

Питрәч районында җылыту сезоны ябылды

Башкарма комитет карары белән

25 апрельдән Питрәч районының барлык оешмаларында, предприятиеләрендә һәм учреждениеләрендә җылыту сезоны ябык дип игълан ителде.

Бу һаваның уртача тәүлеклек температурасының 5 көн дәвамында +8 градустан югарырак саклануы белән бәйле.