Бу исем өчен 10 финалист көрәште

Мамадыш районы Җөри авылында «Питрау-2026» керәшен мәдәнияте бәйрәме кысаларында «Керәшен чибәре» республика конкурсының финалы узды.
Мактаулы титул өчен Татарстанның алты районыннан: Балык Бистәсе, Саба, Кукмара, Мамадыш, Питрәч һәм Тукай районнарыннан 10 катнашучы көрәште.
Конкурста Питрәч районы вәкиле Ангелина Мухина җиңде. Безнең районнан икенче катнашучы - Дарья Дементьева - «Йолаларны иң яхшы белүче» номинациясендә җиңү яулады.
«Безнең мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне бөтен республикага тәкъдим итү зур дәрәҗә. Бу җиңү — минем шәхси җиңү генә түгел. Бу ышаныч, хезмәт һәм үз мәдәниятеңә зур мәхәббәт нәтиҗәсе. Мәдәниятебезне саклауга үз өлешемне кертә алуыма чиксез шатмын. Бу исемне намус белән йөртергә вәгъдә итәм!», - дип билгеләп үтте Ангелина.