Питрәч районыннан Ангелина Мухина “Керәшен чибәре” таҗын яулады
Җәмгыять

Питрәч районыннан Ангелина Мухина “Керәшен чибәре” таҗын яулады

Ул безгә ничек итеп барлык сынауларны узуы һәм төп титулны яулавы турында сөйләде

Алина Кондратьева фотосы

Ел саен “Керәшен чибәре” конкурсында бөтен Татарстаннан иң матур керәшен кызлары катнаша. Хәер, бу вакыйганы матурлык конкурсы дип атау бик үк дөрес булмас иде – беренче чиратта бу халык мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм талантларының масштаблы смотры. Узган ел Ангелина бу конкурста үз көчен сынап карый, икенче урын ала һәм үзенең тагы да яхшырак чыгыш ясый алачагын сизә.

Ангелина бүген Казанда яшәсә дә, аның гаилә тамырлары Керәшен Сәрдәсе авылына барып тоташа. Аның әти-әнисе һәм барлык якыннары нәкъ менә шуннан, шуңа күрә ул конкурста чын күңелдән горурланып Питрәч районын тәкъдим итә. Конкурста катнашуга төп этәргеч яраткан әбисе Николаева Прасковья Федоровна турында истәлек була, ул балачактан оныгында үз халкына карата олы мәхәббәт һәм аның горефгадәтләре белән тирән кызыксыну уяткан.

– Минем бөтен балачагым авылда әбиемдә узды, – дип җылылык белән искә ала Ангелина. – Ул мине традицион керәшен ризыклары әзерләргә өйрәтте, халык җырлары һәм йолалары белән таныштырды. Нәкъ менә әбием минем өчен керәшен мәдәниятенең бай дөньясын ачты, бу белемнәр һәм халык зирәклеге хәзинәләре безнең гаиләдә буыннан-буынга күчә – карт әбиемнән әбиемә, әбиемнән әниемә, ә хәзер - миңа.

Ангелина өчен балачак хатирәләренең иң яктыларыннан берсе аны әбисе алып барган “Корман боткасы” йоласы була. Бу борынгы йола Питрау бәйрәменнән соң бер атна узгач үткәрелә. Бу көнне барысы да чишмә янына җыелалар, урамда зур казанда ботка пешерәләр һәм күкәй тәбәсе әзерлиләр. Бу – уңышка ярдәм итә торган йола. Ул авыл бәйрәмнәренең атмосферасы кызның күңелендә мәңгегә сакланып калган.

Ангелина үзе әйтүенчә, “Керәшен чибәре”ндә катнашу – шәхес үсеше һәм рухи баю өчен көчле стимул.

– Әзерлек барышында син керәшеннәр тарихын тирәнрәк өйрәнә башлыйсың, ү з көчеңне төрле жанрларда һәм юнәлешләрдә сынап карыйсың, – дип сөйли ул.

Сәхнәгә юл дистанцион рәвештә башлана: кызлар онлайн-заявкалар калдыралар һәм алдан ук видеовизиткалар җибәрәләр. Оештыручылар Казанга әзерлек этапларына ун финалистны сайлап ала. Ангелина алар арасында була. Катнашучылар өчен белем бирү интенсивы: вокал буенча мастер-класслар, керәшен этнографиясе буенча лекцияләр, режиссер белән репетицияләр һәм фотосессия үткәрелә.

Төп ярыш берьюлы җиде катлаулы сынауны үз эченә ала. Дефиле вакытында Ангелина сәхнәгә кадерле гаилә ядкарендә – әбисендә сакланган борынгы киемдә чыга. Комплектка күлмәк, алъяпкыч, тамакса, нәфис беләзекләр, алкалар, баш киеме чачак калфак һәм камзул керә. Бу костюм бүген дә Керәшен Сәрдәсе авылында саклана.

– Миңа башка районнарда милли киемнәрнең бер-берсеннән нәрсә белән аерылуын өйрәнү аеруча кызык, – ди Ангелина. – Безнең төп байлыгыбыз – киемнәребез. Кияүгә чыкмаган кызлар өчен бер кием каралган, кияүдәгеләр өчен – бөтенләй башка, ә бала туганнан соң хатын-кызлар өченче вариантны кигәннәр. Төрлелек таң калдыра! Моннан тыш, тамаксада һәм алкаларда беркетелә торган тасманы мин безнең районда гына күрдем – бу безнең җирле үзенчәлек.

Кулинария ярышында конкурсантларга ризыкның исеме язылган билетны тартып чыгарырга һәм аны әзерләргә кирәк була. Ангелинага кәбестә бөккәне эләгә. Кыз бу биремне уңышлы башкарып чыга. Ләкин ул жюри әгъзаларын миләш пирогы белән дә гаҗәпләндерергә була.

– Безнең гаиләдә мондый пирогны гадәттә кадерле кунаклар килгәндә пешерәләр иде, – дип аңлатты ул. – Мин бу ризыкның үзенчәлекле булуын, аның кунакчыллык символы икәнен әйттем.

Иҗат номеры аеруча игътибарга лаек була. Аның өчен Ангелина “Абау, бәгърем” җырын сайлаган, аны бала чакта әбисе бик еш җырлаган. Бу көй кызның күңелендә мәңгегә иң якын кешенең тавышы булып сакланып калган. Аның визиткасы гаҗәеп дулкынландыргыч: сюжет буенча ул төшендә әбисе белән очраша һәм аның белән җылы рухи әңгәмә алып бара. Вокаль номердан тыш, конкурс программасына этник бию, интеллектуаль тур һәм йолаларны белүне күрсәтү кертелгән.

– Быел бик көчле катнашучылар җыелды, – ди Ангелина. – Кызлар барысы да бик чибәр, гүзәл, һәм нәтиҗәне алдан әйтеп булмый иде. Исемемне әйткәч, мин чын күңелдән шатландым һәм гаҗәпләндем. Әмма иң мөһиме – без барыбыз да җиңүче булдык, чөнки безнең һәрберебез гаять зур эш башкарды.

“Керәшен чибәре” Ангелинага мактаулы исем һәм таҗ гына китермәгән. Бу кичне аңа егете Дмитрий Баранов кулын һәм йөрәген тәкъдим иткән, шуңа күрә конкурс аның өчен икеләтә хәлиткеч була.

Пар социаль челтәрләрдә 2024 елда танышкан. Нәкъ шул вакытта Дмитрий Ангелинага “Керәшен чибәре”ндә үз көчен сынап карарга тәкъдим итә. Ул вакытта ул баш тарткан – конкурска ике атна гына калган һәм әзерләнергә вакыт бик аз була. Ләкин алар аралашуны өзми. Дмитрий Ангелинаны керәшен проектлары һәм чаралары белән таныштыра, икесенә дә бик якын булган мәдәнияткә тарта башлый. Шулай, адым саен, алар бер-берсенә якынаялар. Ә бүген бу булачак ир белән хатын.

– Безнең тарих нәкъ менә шушы конкурстан башланды, – дип елмаеп искә ала Ангелина. – Барлык сынаулардан соң ул миңа тәкъдим ясады. Нәтиҗәләр игълан ителгәнче, барлык катнашучылар һәркемгә рәхмәт әйтеп, сәхнәдән төштеләр. Номер буенча мин конкурста унынчы идем, шуңа күрә баш ияргә һәм рәхмәт әйтергә соңгы булып чыктым. Сәхнәдә инде беркем дә калмады. Тамашачыларга рәхмәт әйтеп бетергәч, сәхнә артына узарга теләгән идем һәм Диманы күрдем. Ул бер аягына тезләнеп тора иде. Әлбәттә, мин “әйе” дидем.

Гадәти тормышта аның эше һәм мавыгулары ничек кенә булмасын керәшен культурасы белән бәйле. Ангелина Казан федераль университетында этнология юнәлеше буенча аспирантурада укый, Казанда Яков Емельяновның мәдәният үзәгендә методист булып эшли, шулай ук “Тума” вокаль-инструменталь ансамблендә җырлый. Ангелина керәшен мәдәниятенә багышланган барлык мөһим чараларда актив катнаша. Хәзер, мәсәлән, кыз “Айбагыр” балалар этномәдәни лагеренда. Ә буш вакытларында “Гөргөри киленнәре” КВН командасында рәхәтләнеп уйный. Дмитрий да иҗади кеше һәм керәшен хәрәкәте белән тыгыз бәйләнештә. Ул – татар эстрадасы артисты, чаралар алып баручы, ТР керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарәсе әгъзасы һәм “Бәрәкәт” яшьләр берләшмәсенең актив катнашучысы, “Әйдә, ШаяРТ!” татар КВН лигасында өч тапкыр җиңүче.

Тиздән Ангелина статусын алыштырачак, ул кияүгә чыга, һәм аның планнарында – ныклы гаилә төзү. Ләкин ул хәтта яңа рольдә дә күңеленең асылын тәшкил иткән нәрсәләрдән аерылырга җыенмый. Кыз кияүгә чыгу мәдәнияткә вакытны алмаячагына, киресенчә, яңа мәгънә бирәчәгенә чын күңелдән өметләнә. Хәзер бит ул традицияләрне саклаучы гына түгел, ә аларны үз балаларына тапшыручы да булачак.