Туган көнендә аны котларга район хакимияте вәкилләре килде.

Званка авылыннан Әлфия Баһаветдинова үзенең 101 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Берничә ел элек ул Әлмәттән Питрәч районына кызы янына күчеп килгән.
"Барысы да мине ярата, минем барысы да яхшы. Калдырмыйча намаз укыйм, үз аягымда йөрим, урамга чыгам, хәтерем яхшы, колакларым ишетә. Аллага шөкер", - ди ул.
Туган көнендә аның янына район ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина һәм Кощак авыл җирлеге башлыгы Зөбәйдә Саттарова килде. Кунаклар аңа күчтәнәчләр, район башлыгы Рәис Сөләймановтан котлау открыткасы тапшырды.