Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч укучыларын хәрби техника белән таныштырдылар

Питрәч мәктәпләре укучылары өчен кабинетта түгел, ә Хәтер паркында «Батырлык дәресе» үткәрелде.

Укытучылар балаларга паркта урнаштырылган хәрби техника турында сөйләделәр. Район үзәгенең беренче мәктәбеннән тормыш иминлеге нигезләре дәресе укытучысы Сергей Максимов билгеләп үткәнчә, барлык үрнәкләр булмаса да, аның төп өлеше үз вакытында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан.

– БМП-1 (хәрби пехота машинасы) Әфган сугышы хәрәкәтләрендә катнашкан. СИЗ-3 пушкасының икенче бөтендөнья сугышына җәлеп ителү ихтималы зур, – дип сөйләде ул.

Бу күп кенә укучыларны гаҗәпләндерде.

 – Мин моны чын техника түгел дип уйлаган идем, – ди бишенче сыйныф укучысы Анита Козлова.

Ә икенче мәктәп укучылары  арасында дәрес унынчы сыйныфлар өчен оештырылды. Аларның игътибарын сугышчылар һәйкәленең сул ягында урнашкан танылган Т-62 танкы җәлеп итте. 

“Батырлык дәресе” илебез тарихында Бөек Ватан сугышы һәм башка хәрби бәрелешләрдә һәлак булганнар истәлегенә багышланды.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса