Питрәч хастаханәнең җылылык торбасы шартлаган
Бу хакта Питрәч районы хакимияте башлыгы Илһам Кашапов хәбәр итте
Бүген төнлә Питрәч авылында район үзәк хастаханәсе территориясе аша узучы җылылык торбасы шартлаган.
Район хакимияте, тиешле подразделениеләр җитәкчеләре белән киңәшмәдән соң, хәле әйбәтрәк булган сырхауларны өйләренә кайтарып җибәрү турында карарга килгән. Каты авырулар исә тиз генә “Ашыгыч ярдәм” машинасында Казанның 7нче хастаханәсенә озатылган.
“Хәзерге вакытта район үзәк хастаханәсе территориясендә торбаүткәргечне җир астыннан казып чыгару эшләре алып барыла. Шуннан соң су белән тәэмин итүне өзеп, торбаүткәргеч тиешле хәлгә китереләчәк. Килеп туган вазгыятьне шәхсән үзем контрольдә тотам”, – дип билгеләп үткән район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа