Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчле Бөтенроссия яшь идарәчеләр конкурсының финалисты булды

Катнашучылар конкурсның ике этабын узды.

Питрәч авылыннан «ТР Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы активисты Илназ Кәримов «Авыл лидерлары» Бөтенроссия яшь идарәчеләр конкурсының финалына чыкты. 

Катнашучылар конкурсның ике этабын узды. Һәркем үзенең гомуми белем һәм сәләтләр дәрәҗәсен күрсәтте, авыл территорияләрен үстерү өлкәсендә иҗтимагый-сәяси эш потенциалын билгеләү өчен тестлар узды, үзләренең мотивацион видеоларын тәкъдим итте.

Конкурсның соңгы этабында катнашучылар идарә итү, лидерлык сыйфатларын комплекслы бәяләү өчен Мәскәү янындагы «Сенеж» остаханәсе мәйданчыгында очрашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса