Питрәчле «Тарихи блогер» Халыкара конкурсында җиңде
Җәмгыять

Питрәчле «Тарихи блогер» Халыкара конкурсында җиңде

Ул «Иң яхшы видео» номинациясендә 1 нче урынны алды.

Якташыбыз, блогер, Чыты авыл мәдәният йорты директоры Миңнур Шәмсетдинов «Тарихи блогер» Халыкара конкурсында «Иң яхшы видео» номинациясендә 1 нче урынны алды.

Конкурска дөньяның татарлар яши торган биш иленнән 38 блогер җыелды. Оештыручылар «Миллиард.Татар» һәм ТР Милли музее.

Миңнур Шәмсетдинов күптәннән һәм системалы рәвештә тарихи мәгърифәт белән шөгыльләнә, үзенең шәхси мобиль музеен булдырган һәм яшьләр белән актив патриотик эш алып бара. Халыкара конкурста җиңү – аның күпьеллык хезмәтенең лаеклы танылуы.