Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчле Владислав Шипшов: «Кичләребезне гитарада уйнап, җырлап үткәрәбез»

Район газетасы хәбәрчесе якташыбыз белән элемтәгә чыкты

Кәвәл авылыннан мобилизацияләнгән 33 яшьлек Владислав Шипшов бөтен Татарстанга танылды. Егетнең казармада “Уфтанма” җырын башкаруын интернетка куйганнар.

Хәзерге вакытта ул хәрби укуларда катнаша. Районнан аны 29 сентябрь көнне үк алып киткәннәр. Өендә аны тормыш иптәше Марина, улы һәм кызы көтә.

– Владислав, кәефләрегез ничек?

– Төрле вакыт була инде. Кайчагында башка әллә нинди уйлар килә. Полигонда өйрәнүләр вакытында ярый әле ул, көн бик тиз уза. Егетләр белән сөйләшкәч тә, Ватанны сакларга, андагы егетләребезгә ярдәм итәргә кирәк, дип рухланасың. Ә менә көне буе казармада ятсаң, начар – эч поша башлый. Күңелдә икеле уйлар. Гаилә турында уйлый башласаң, кәеф төшә инде. Алга таба ниләр буласын белмибез бит.

– Чакыру кәгазен ничек алдыгыз?

– Аны өйгә үк китереп бирделәр. Дөресен генә әйткәндә, өлешчә мобилизация башлануга мин ул хәбәрне көтеп йөрдем инде. Ләкин шулай тиз булыр дип уйламаган идем.

– Сез башкарган “Уфтанма” җыры интернет буенча таралды, әлеге чыгышыгыз турында сөйләп китсәгез иде, ничек булды ул?

– Һәр шимбә, якшәмбе безгә районнардан килеп концерт куялар. Шулай беренче концерт булган көнне Балык Бистәсеннән Камил исемле егет белән: “Әйдә, җырлап карыйк, хет күңелләр күтәрелеп китәр”, дип үзебез дә чыгыш ясарга булдык. Без җырладык, малайлар видеога төшереп торды. Менә шулай интернетка таралды инде ул видео. Без болай да кичләребезне гитарада уйнап, җырлап үткәрәбез. Күңелле була. Мин алты яшьтән җырлыйм инде. Бала чакта “Созвездие-Йолдызлык” фестивальләрендә дә чыгыш ясадым. Ул өлкәдә диплом-грамоталарым күп, республика буенча да урын алганым булды. Гаиләм дә иҗади минем. Әти гармунда уйный иде. Әнием Кавәл авылы мәдәният йортында эшли. Кайвакытта тамада булып та йөри идем.

– Сездә хәзер әзерлек эшләре алып барыла. Өйрәнүләрдән канәгатьме син?

– Иртәнге 10нан кичке 7гә кадәр өйрәнүләрдә без. Шимбә көнне төшкә кадәр. Ялларда ял итәбез. Өйрәнүләр сыйфаты белән мин канәгать. Теория өйрәтеп тормыйлар, барысын да практикада, чын техникада, тотып карап өйрәнәбез. Өйрәтүнең сыйфаты командирлардан тора, безгә яхшы командирлар эләкте, күбесе инде берничә тапкыр “кайнар ноктада” булып кайткан.

– Аннан соң кая китәсегез билгелеме?

– Анысын безгә әйтмиләр, ул хәрби сер. Кая барасыбызны үзебез дә белмибез.

– Якыннарыгыз белән еш күрешәсезме?

– Якыннарым белән һәр ял саен күрешәбез. Туганнарым атна уртасында да килеп китә. Рәшәткә аша түгел, очрашып сөйләшәбез. Безне чыгаралар.

– Бүгенге көндә иң зур хыялыгыз нинди?

– Балаларым, тормыш иптәшем, әнием, туганнарым янәшәсендә буласым килә.

– Ашату яклары ничек?

– Ашау ягыннан барысы да әйбәт. Без инде авырлык та җыя башладык бугай. Өй ризыкларын сагынырга да өлгермибез, көн саен бәлеш, өчпочмаклар алып килеп торалар, иптәшләр белән дә бүлешәбез.

– Тыныч тормышта эшләп бетерәсе эшләрегез калдымы?

– Үзем яшәгән Кәвәл авылында өй сала башлаган идем, шуны төзеп бетерәсем калды. Кирпечләрен күтәреп бетереп, түбәләрен ябып калдырдым инде. Йортны тулысынча үз кулларым белән салдым, шуңа да бу эшне башка кешегә тапшырып китмәдем. Кайткач үзем салып бетерәм, Алла боерса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса