Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләр махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк җибәрделәр

Барлык кирәкле әйберләрне «Көмеш волонтерлар» һәм «Совет офицерлары берлеге» җыйды

Питрәч авылының Җиңү паркында Кукмара районы конвоена гуманитар ярдәм тапшырдылар. Аларның посылкалар илтү өчен сугыш хәрәкәтләре зонасына баруы, юл уңаеннан  безнең районнан гуманитар ярдәмне дә алып киттеләр.

– Бу юлы без сугышчыларга баллы бүләкләр җибәрәбез. Алар арасында чәк-чәк, район умартачыларыннан бал, вирусларга каршы препаратлар, талпаннардан антисептиклар һәм популяр маскировка челтәрләре бар. Безнең челтәрләргә ихтыяҗ зур, аларны бөтен җирдә дә мондый күләмдә эшләмиләр, – дип сөйләде «Совет офицерлары берлеге» халыкара иҗтимагый оешмасының Питрәч бүлекчәсе рәисе Николай Соловьев. 

Кукмараның «Барс» иҗтимагый хәрәкәте вәкиле сүзләренә караганда, посылкалар һәр сугышчыга адресланган һәм аларга шәхсән тапшырылачак.
Гуманитар ярдәм җыюда һәм аны озатуда катнашкан барлык волонтерларны «Совет офицерлары берлеге» медале белән бүләкләделәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса