Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләргә алган уңыштан сәдаканы кая бирергә

Бу хакта Питрәч районы имам-мөхтәсибе Әббәс хәзрәт Кадыйров сөйләде

“Быел җәй коры булуга карамастан, яшелчәләрдән, җиләк-җимешләрдән мул уңыш алдык. Мондый очракта һәр мөселман ярлыларга, мөмкинлекләре чикле кешеләргә, ялгыз картларга аның бер өлешен таратырга тиеш, дип ишеттем. Моны ничек эшләргә” – дип кызыксынды Питрәч авылында яшәүче бер хатын-кыз.

Сорауга Питрәч районы имаммөхтәсибе Әббәс хәзрәт Кадыйров җавап бирде.

– Авыл хуҗалыгы продуктларына зәкәт – халыкның мохтаҗ һәм социаль яктан якланмаган катламнары файдасына шәригать буенча мәҗбүри түләүләрнең бер төре. Исламда иганәнең бу формасы гошер сәдакасы дип атала. Коръәндә Аллаһы Тәгалә безгә бу салымны уңышны җыеп алу көнендә тапшырырга кирәклеге турында сөйли. Бу аңлашыла да, уңыш алучыларга бу көнне уңышның төп өлешеннән уннан бер өлешен аерып алу һәм, соңыннан кичектермичә, аны мохтаҗларга шунда ук тарату җиңелрәк. Шулай ук Аллаһ безгә билгеләнгән өлешне арттырып түләмәскә кирәклеге турында әйтә, чөнки киләчәктә бу үз гаиләсенә зыян китерергә һәм ачлыкка китерергә мөмкин. Хәйриячеләр дә, мохтаҗлар да районның Үзәк мәчетенә мөрәҗәгать итә ала. Без бу продуктларны Питрәч авылы мәчете каршындагы “Кеше приютына”, район мохтаҗларына, 1000 еллык һәм Мөхәммәдия мәдрәсәләренә, К азан шәһәренең “Зәкәт” фондына тапшырачакбыз. Тулырак мәгълүматны 89393038553 телефоны буенча белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса