Питрәчлеләргә лаеклы бүләкләр тапшырылды
Җәмгыять

Питрәчлеләргә лаеклы бүләкләр тапшырылды

Бүләкләү тантанасы район Советы утырышы кысаларында узды

Күпьеллык хезмәтләре, югары һөнәри осталыклары һәм җирле үзидарәне һәм республиканың муниципаль системасын үстерүгә керткән зур өлешләре өчен питрәчлеләр мактау билгеләренә, Грамоталарга һәм Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

Күпьеллык хезмәтләре һәм Татарстан Республикасы җирле үзидарәсен үстерүгә керткән өлешләре өчен «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Президиумы карары белән Ассоциациянең Мактау билгесе белән бүләкләнделәр:

  • Таланов Василий Николаевич – Янсуар авыл җирлеге башлыгы;
  • Әхмәтҗанов Илшат Рифат улы – Шәле авыл җирлеге башлыгы.

Нәтиҗәле хезмәтләре һәм Питрәч муниципаль районында җирле үзидарәне үстерүгә зур өлешләре өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде:

  • Морозов Николай Васильевич – Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге башлыгы;
  • Фәйзрахманов Самат Әхәт улы – Чыты авыл җирлеге башлыгы;
  • Меньшов Алексей Николаевич – Ленино-Кокушкино авыл җирлеге башлыгы вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы.

Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырудагы казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

  • Баһауов Рифгать Галимҗан улы – Күн авыл җирлеге башлыгы;
  • Әхмәтҗанова Зөмәрә Исмәгыйль кызы – Ленино-Кокушкино авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары;
  • Шәмсетдинова Раушания Газиз кызы – Чыты авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре;
  • Шаһиева Гөлнур Зиннур кызы – Татар Казысы авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре;
  • Золина Мария Петровна – Пановка авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре;
  • Токранова Галина Алексеевна – Кибәч авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре;
  • Киселева Ольга Александровна – Колай авыл җирлеге башкарма комитетының әйдәп баручы белгече;
  • Бикчәнтәева Рузалия Мәсхүт кызы – Шәле авыл җирлеге башкарма комитетының әйдәп баручы белгече.

Намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү системасын үстерүгә шәхси өлеше өчен Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш, дәүләт идарәсе, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде:

  • Глухова Ирина Юрьевна – «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ДБУ Питрәч филиалының әйдәп баручы белгече.

Күпьеллык намуслы хезмәте, югары һөнәри осталыгы өчен һәм 65 еллык юбилее уңаеннан Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде:

  • Алексеева Валентина Александровна – «Питрәч муниципаль районының Административ-техник инспекциясе» муниципаль казна учреждениесенең баш белгече.