Питрәчлеләргә салымнарны 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәк
Бу турыда Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 6 нчы номерлы Федераль салым хезмәтенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге башлыгы Александра Вәлиуллина сөйләде.
Физик затларның милек салымын, шулай ук 2021 ел өчен физик затлар кеременә салым өчен салым хәбәрнамәләре сентябрь һәм октябрьдә җибәрелә. Күчемсез милек, җир һәм транспорт чаралары булганнарга исәпләнгән салымнарны 2022 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк.
Салым хәбәрнамәсе почта аша заказлы хат белән җибәрелергә мөмкин, электрон рәвештә салым түләүченең шәхси кабинеты аша бирелергә
мөмкин. Шуңа күрә кулланучыларга аны тикшерүләрен сорыйбыз. Салымнарның гомуми суммасы 100 сумнан ким булса, салым хәбәрнамәсе килмәячәк.
Салымнарны теләсә кайсы банкта яки дистанцион рәвештә «Физик затлар салымнары» мобиль кушымтасы аша, «Физик затлар
өчен салым түләүченең шәхси кабинетында» яки Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Салымнар һәм пошлиналар түләү» сервисы ярдәмендә түләргә була.
«Физик затның шәхси кабинеты» паролен оныткансыз икән, күп функцияле үзәккә яки теләсә кайсы салым органына мөрәҗәгать итәргә, шулай ук шәхси кабинетка РФ дәүләт хезмәтләреннән пароль аша керергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа