Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләрне контракт буенча хәрби хезмәткә чакыралар

Өч яки аннан да күбрәк балалары булган гражданнар үз теләкләре буенча язмача гариза белән шәхси тәртиптә карала.

Районда контракт буенча хәрби хезмәт юнәлеше буенча даими һәм оператив эшне тәэмин итүче махсус штаб булдырылды. Аның составына хакимият җитәкчеләре, хәрби комиссар керә. Алар килгән гаризаларны бергәләп карыйлар, сорауларга бергәләп җавап эзлиләр, хәрбиләрне сайлап алу һәм аларны медицина тикшерүе процессын контрольдә тоталар.

Хәрби хезмәтне үтү турында контракт 11 айга төзелергә мөмкин. Бер тапкыр бирелә торган һәм ай саен бирелә торган акчалата түләүләр каралган. Өстәмә рәвештә дошманның самолетын яки танкын (300 мең сум), вертолетын (200 мең сум) һәм башка техникасын юк итеп акча эшләргә мөмкин. Актив һөҗүм операцияләрендә катнашканда тәүлегенә сигез мең сум түлиләр. Шулай ук матди ярдәм, ярдәм пособиесе (18539 сум) бар. Сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан вакыт бер көн өч көнгә исәпләнә, тормыш һәм сәламәтлекне иминиятләштерү, азык-төлек һәм әйберләр белән тәэмин итү каралган.

Тулырак мәгълүмат белән https://heroes-tatarstan.ru сайтында танышырга мөмкин. Анда хәрби хезмәткәрләргә тиешле түләүләр, ташламалар һәм гарантияләр турында мәгълүмат урнаштырылган. Контракт буенча хәрби хезмәт мәсьәләләре буенча контакт-үзәк телефоны – 117.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса