Коллективка Рәхмәт хаты тапшырылды

Казанда Горький исемендәге паркта Татарстан халыкларының туган телләрен һәм мәдәни мирасын саклауга юнәлдерелгән «Тормыш агачы» мәгърифәтчелек проектының биш еллыгын билгеләп үттеләр.
Бәйрәмдә Питрәчтән «Җәүһәр» татар халык фольклор ансамбле катнашты. Коллектив бу чарага беренче тапкыр килгән һәм, ансамбль җитәкчесе Фәния Мингалиева сүзләренчә, үзен шунда ук көтелгән кунак итеп хис иткән.
«Безнең делегацияне бик матур каршы алдылар. Ахырда рәхмәт хатлары тапшырдылар. Без бер-беребезне күптән беләбез кебек тоелды - барысы да шундый җылы аралашты. Бик канәгать калдык. Төп җырыбыз «Питрәч Мишә буйлары»н башкару аеруча күңелгә ятышлы булды», – дип тәэсирләре белән уртаклашты Фәния Әхтәм кызы.
Алар Идел буе халыкларының традицион мәдәниятен саклауда һәм популярлаштыруда актив катнашканнары өчен рәхмәт хаты алдылар. «Җәүһәр» ансамбле 1996 елдан бирле эшли, быел коллектив үзенең 30 еллыгын билгеләп үтә.