Питрәчтә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан товарларның бәясе киметелде
Район үзәгендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Питрәчлеләрнең яшелчә, җиләк-җимеш, балык, сөт, сыр, бал һәм башка продукция сатып алу мөмкинлеге булды. Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан товарларның бәясе киметелде.
Надежда Поливина кунакларга үз җитештергән балны тәкъдим итте, аның 25 умартадан торган умарталыгы бар.
- Бүген пенсионерлар өчен ташлама ясыйбыз: 350 сумлык банканы 250 сумга сатабыз, – дип билгеләп үтә Надежда Николаевна.
Ирле-хатынлы Гатауллиннарга бәя түгел, ә тәм һәм файда мөһим. Алар ярминкәгә еш киләләр.
- Ярминкәне гел үткәреп торсалар яхшы булыр иде. Без виноград яратабыз, аны үз бакчаңда үстереп булмагач, сатып алабыз. Бәягә карамыйбыз, чагыштырмыйбыз, иң мөһиме – яхшы продукт булсын, - ди ир белән хатын.
8 октябрьдә мондый ярминкә Богородск авылында Алма бакчасы янында оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа