Җирле мәдәният хезмәткәрләре өчен бу беренче генә очрашу түгел

Фото: er.ru
Питрәч районында «Бердәм Россия»нең иҗтимагый ярдәм штабы тарафыннан оештырылган чираттагы «Мәдәнияттә бергә» фестивале узды. Җирле мәдәният хезмәткәрләре өчен бу беренче генә очрашу түгел – муниципалитет белән хезмәттәшлек системалы нигездә алып барыла.
Программага «Бәйге» интеллектуаль уены, «Белем» Россия җәмгыятеннән һөнәри яну турында лекция һәм креатив проектлау буенча практикум кертелгән. Катнашучылар актуаль проблемаларны чишү юлларын эзләделәр: музейларга йөрүчеләр саны кимү, яшүсмерләрнең китапханәләргә йөрмәве һәм укучыларның түгәрәкләрдән китүе.
Визит кысаларында шулай ук «Китаплар – авыл китапханәләренә» акциясе узды – фондлар заманча басмалар белән тулыланды. Питрәч районы фестиваль маршрутының бишенче ноктасы булды. Команданың планнарында – республиканың тагын җиде районында булу.